н, буыннан-буынга күчеп килгән мирасны файдалану, аларның дөреслеген фәнни нигезләү кебек алымнар куллану укыту һәм тәрбиядә уңай нәтиҗә бирә, өлкән буын кешеләренә хөрмәт, ихтирам хисе уята. Халкыбызда элек-электән туган җир, туган туфрак, газиз ана төшенчәләре янәшә куелган, җиргә, аның байлыкларына сак караш тәрбияләнгән. Бу халык әйтемнәрендә, мәкальләрендә , табышмаклар, сынамышларда да киң чагыла.
Мәкальләрнең күчерелмә мәгънәсенә килсәк, ул һәрьяктан да матур, чиста, камил кешеләрнең тирә-якка уңай тәэсире турында сөйли.
Татар халык мәкальләре арасында чәчәкләргә багышланганнары искиткеч күп. Алар белән танышу мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, беренчедән, үсемлекләр дөньясын танып-белергә өйрәтсә, икенчедән , бу матурлык белән хозурланырга, аның кадерен белергә өйрәтә. Нәтиҗәдә болар барысы да экологик аң формалашуга китерә. Мәкальләр өйрәткәнчә, кеше үстергән чәчәккә карап, аның үзенә дә бәя бирәләр. Гөленә карама, төбенә кара мәкалендә гөл төбе хуҗаның никадәр уңган, булган кеше икәнлеген бәяләүгә ишарәли.
Үсемлекләрнең эстетик ләззәт чыганагы гына түгел, ә дару үләне буларак кешеләргә файда китерүе турында да мәкальләр бар. Мәсәлән, Питрауга чаклы үләннең шифасы-чәчәктә, питраудан соң-тамырда мәкалендәгечә, рус халкының Петров день дип йөртелә торган август башындагы бер көне шифалы үләннәрне җыюны ике чорга бүлеп куя. Дару үләннәрен тәүлекнең кайсы вакытында җыю да зур әһәмияткә ия. Унҗиде сәгать суккач, үләннең шифасы тамырга төшәр мәкале нәкъ шул хакта сөйли.
Халык мәкальләре үсемлекләрне ничек үстерү турында да киңәшләр бирә. Мондый дидактик мәкаль һәм әйтемнәр үсеп килүче яшь буын өчен бигрәк тә файдалы. Мәсәлән, Көлдән гөл булган, гөлдән көл булган, Үсемлекнең тереклеге су белән мәкальләре дә үсемлекләр хакында һәрдаим кайгыртып торыр
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>