, ник көләсең? Тукта, бергә барырсың.
Хәзер башка дөньялардан, әйтик, кошлар дөньясыннан алынган мисалларның берничәсенә тукталыйк. Шулар арасында аккош — татар табышмакларында иң киң таралган символик образлардан. Мәсәлән, «Унике аккош куыша, берсен-берсе узалмый» (унике ай); «Зәңгәр диңгез өстендә аккошлар йөзә» (болыт) һ. б. Торна образы ярдәмендә дә матур-матур күренешләр тудырыла:
Торыйк-торыйк торналар,
Тау башында юргалар,
Ите хәрам, шулпасы хәләл,
Ул ни булыр, муллалар?
(Бал корты, балавыз, бал).
Табышмакларда сандугач, карлыгач, күгәрчен, йорт кошларыннан - үрдәк, тавык, бигрәк тә каз һәм аның бәбкәләре һ. б. шактый еш очрый.
Тел –дөньяны өйрәнү, тану, кешеләрнең үзара аралашу чарасы, ләкин дөньда халыкларның һәм милләтләрнең саны күп булган кебек, телләрнең дә саны күп. Аларның барысын да белү мөмкин түгел. Әгәр әдәби тәрҗемәләр булмаса, без үз илебездәге һәм чит илләрдәге төрле халыкларның әдәбияты һәм сәнгате, фәне - техникасы һәм, гомумән, тормышы белән ничек таныша алыр идек? Үзләре дә, телләре дә беткән борынгы халыкларның рухи иҗат хәзинәләрен ничек белә алыр идек? Кешелек белеменең иң беренче баскычларыннан хәзерге югарылыкка үсүен җанлы күренеш итеп ничек күз алдыбызга китерә алыр идек? Тәрҗемә безне шул бөек мирас белән дә, хәзерге заманның искиткеч казанышлары белән дә таныштыра, шулай итеп һәр халыкның рухи дөньясын киңәйтә, башка халыкларны ихтирам итәргә, дус күрергә өйрәтә. Укучылар 3 нче сыйныфта татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен өйрәнүне дәвам итәләр. Анда шундый күнегүләр бирелгән.
1) Мәкальләрне укыйбыз һәм тәрҗемә итәбез. ( 10 бит, күнегү 10. )
Китап- белем чишмәсе.
Аз сөйлә, күп тыңла.
2) Татар һәм рус мәкальләрен укыйбыз һәм истә калдырабыз. ( 30 бит, күнегү 9. )
Кош - канаты б
Страницы: << < 21 | 22 | 23 | 24 | 25 > >>