елән, кеше дуслык белән көчле. ( Птицы сильны крыльями, а люди- дружбой. )
Үз илем- алтын бишек. ( Своя Родина- золотая колыбель моя. )
3) Мәкальләрне укыйбыз һәм истә калдырабыз.
Дөрес сүзгә җавап юк. Аз эш күп сүздән яхшырак.
Тарихта халыкларның үсеше аралашу юлы белән барган кебек, телләр дә аралашу һәм бер - берсен тулыландыру юлы белән үскәннәр. Тик төрле чорларда бу төрлечә барган.
Мәкальне махсус, шул исәптән, тематик җыентыклар өчен тәрҗемә итүнең үзенчәлекләре бар. Мәкаль ул халыкның уртак сүзе, коллектив иҗат җимеше. Күп кенә мәкальләр гасырлар буена буыннан буынга күчеп, поэтик яктан шомара, камилләшә килгәннәр.
Тәҗрибәле укытучы халык авыз иҗаты үрнәкләрен халык телен, кеше сөйләмен баетуда әһәмиятле роль уйнавы, талантлы язучыларның әсәрләр иҗат иткәндә, халык авыз иҗатының байлыгыннан киң һәм уңышлы файдаланулары турында сөйли. Мисалга Г. Бәширов, Ф. Хөсни, М. Мәһдиев, Б. Камалов, Н. Фәттах һ. б. язучылар иҗатыннан үрнәкләр китерә.
Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар, санамышлар безнең тормышыбызда шактый зур урынны алып тора. Дөрес һәм урынлы файдаланганда алар укучыларның фикерләү сәләтен арттыра, аларга үзләренең һәм иптәшләренең җитешсез якларын күрергә ярдәм итә. Мәкальләр кулланып иншалар язганда, укучы үзенең тәртибен, холык-фигылен тәнкыйть күзлегеннән чыгып бәяләргә өйрәнә.
2. 2. Гомуми белем бирү мәктәбендә мәкальләрне үзләштерү күнегүләре.
Татар теле дәресләрендә рус телле балалар, шушы телгә хас булган эчке формаларны гамәли үзләштереп, аларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәләр.
5 нче сыйныф дәреслегеннән шундый күнегүләр китерергә мөмкин.
1) Мәкальләрне тәрҗемә итегез. (18 бит, 4 күнегү).
Иле барның теле бар.
Тел -белемнең ачкычы, акылның баскычы.
Страницы: << < 22 | 23 | 24 | 25 | 26 > >>