Татар халык авыз иҗаты үрнәкләре һәм аларны өйрәнү максатлары һәм бурычлары

Страницы: <<  <  20 | 21 | 22 | 23 | 24  >  >>

лты.
Ике алты, бер сигез,
Бер егерме, бер утыз.
Табышмакларда борынгы мифологиянең башка кайбер үзенчәлекләре дә чагылып китә. Мәсәлән, жанр үрнәкләре арасында илаһи Күк мифологиясе белән бәйле әсәрләр җитди урын алып тора. Әйтик, Кояшны олылаган әсәрләрдән: Ал тегермән ташы, гөл тегермән ташы,- аны белгән йөз егерме яшьле.
Мәгълүм булганча, тегермән ташы берничек тә «аллы-гөлле» була алмый. Шулай да биредә сүз гади кеше тормышында гаять кирәкле әйберләр - тегермән ташлары турында бара. Аны «ал» һәм «гөл» дип сурәтләү сүзнең гадәти булмаган бер зат турында баруын искәртә. Гомумән алганда, Кояш - татар табышмакларының «популяр персонажларыннан» (Кояш, аның нурлары, чыгуы, баюы, Кояш һәм башка илаһи Күк җисемнәре Һ. 6. ). Бу төр табышмакларның эчтәлеге җавабына шулкадәр якын ки, кайвакыт уйлап торасы да юк кебек: «Өй башына утырган, җир йөзен нур белән тутырган». Ай һәм Кояш турындагы табышмакның шигъри яңгырашы тагын да матуррак:
Ике аккош куыша,
Берсен-берсе узыша,
Җитә алмый.
Көндәлек тормышта очрый торган кайбер үзенчәлекле күренешләр турында сөйләгәндә дә, табышмак кайвакыт әкият стиленә мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, өй, мич, таба, май, коймак турындагы табышмак болай яңгырый:
Агач пулат,
Агач пулат эчендә таш пулат,
Таш пулат эчендә тимер пулат,
Тимер пулат эчендә түгәрәк күл,
Түгәрәк күл эчендә сөяксез балык.
Тагын бер мисал, бал корты турындагы табышмак: «Чит-чит итә читәнгә куна, алтын канатлы, алама башлы, аны белмәгәннең күзе яшьле».
Кагыйдә буларак, табышмак бер генә зат исеменнән сөйли: аның төзелешендә монолог төп урынны алып тора. Әмма, сирәк кенә булса да, табышмак тексты диалогтан да торырга мөмкин. Мәсәлән, пумала белән төтен болай «сөйләшәләр»:
Кара агай, кая барасың?
Шылкы

Страницы: <<  <  20 | 21 | 22 | 23 | 24  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: