эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;
oo таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;
oo таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.
Язу
oo Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;
oo конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;
oo прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ. б. ), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ. б. ) яза белү;
oo үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;
oo тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.
Укучылар үзләштерергә тиешле грамматик материал
1. Хикәя фигыльнең заман формаларын (хәзерге, үткән, киләчәк) сөйләмдә куллануны ныгыту.
2. Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
3. Билгеләү, билгесезлек, юклык, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән таныштыру.
4. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формаларын сөйләмдә куллану.
5. Хәл фигыльне сөйләмдә куллану.
6. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
7. Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
8. Гади фигыль хәбәрле (Мин татарча беләм), исем хәбәрле (Безнең гаиләбез тату) һәм тезмә фигыль хәбәрле (Мин укырга яратам) гади җөмләне таный, аера белү.
9. Тиңдәш кисәкле җөмләләрне таный, аера белү.
Программаның эчтәлеге
Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек һәм
якынча сәгатьләр саны
Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат
Күп укыган - күп белер (27 сәг. )
Классташларның укуы, билгеләр алуы, өй эшен эшләү, дәрестә катнашу. Яхшы уку серләре, яхшы уку өчен кирәкле сыйфатлар. Интернет аша үз белемеңне күтәрү.
Класташларыңны
Страницы: << < 8 | 9 | 10 | 11 | 12 > >>