Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  30 | 31 | 32

тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5" ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4" ле куела.
Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3" ле куела. Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган, эчтәлеге ачылмаган, 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2" ле куела.
г) Контроль эшне бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, 1 орфографик, 1 пунктуацион хаталы эшкә "5" ле куела.
2. Эш пөхтә башкарылса, 2 - 3 орфографик, 2-3 пунктуацион хаталы эшкә "4" куела.
3. 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хаталы эшкә "3" куела.
4. 7 дән артык орфографик, 7 дән артык пунктуацион хаталы эшкә "2" куела.
Тест формасында, БРТ биремнәре формасындагы эшләрне түбәндәгечә бәяләргә мөмкин:
Эшнең 85-100ы дөрес булса, "5"ле куела.
Эшнең 65-84ы дөрес булса, "4"ле куела.
Эшнең 35-64 ы дөрес булса, "3"ле куела.
Эшнең дөреслеге 35тан ким булса, "2"ле куела.













Страницы: <<  <  30 | 31 | 32
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: