Рабочая программа по татарскому языку

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>

учыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук чынбарлыкта килеп туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль (танып белү, регулятив, коммуникатив) уку гамәлләрен формалаштыруны дәвам итүгә хезмәт итә.
Төп гомуми белем бирү баскычында укучыларның түбәндәге универсаль уку гамәлләренә ия булуы күзаллана.
Танып белү нәтиҗәләре:
oo фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
oo иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
oo объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
oo төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
oo тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
oo уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
oo эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
oo уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
oo билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
oo укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
oo ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
oo дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
oo дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләренә ия булу.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
oo әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
oo әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
oo аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
oo парлап һәм төркемнәрдә эшли белү;
oo

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: