енең эшен карандаш белән тикшерә. Фикер алыша. )
РУУГ: үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү. 
ШУУГ: күршеңә ярдәм итүдә танып белү инициативасы күрсәтү. 
КУУГ: мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү. 
ТБУУГ:кирәкле мәгълүматны табу һәм аерып алу;
КУУГ:партнер гамәлләре белән идарә итү;
ШУУГ:кыйммәти-әхлакый юнәлгәнлек формалаштыру. 
5 этап. Уку мәсьәләсен чишүне дәвам итү. 
Укытучы өчен максат: 
Әйтелү максаты буенча җөмлә төрләрен табу. 
Укучылар өчен максат:
Интонациясе буенча җөмлә төрләрен ачыклау. 
 
Экран
 С Л А Й Д
-Кабат Яз кызы язган хикәягә кайтыйк әле. 
Тыныш билгесенә карап җөмләләрне төркемнәргә аерырга, исемнәр куярга. 
-Җөмләләрне нинди төркемнәргә аерып укыдык әле?
- Ни өчен шундый төркемнәргә аердыгыз?
-Нокта куелган җөмләне башка исем белән атыйлар. Ул - хикәя җөмлә дип атала. 
-Өндәү куелган җөмләләрне укыгыз әле. Аларның бурысы да бер үк төрле әйтелә микән? Бер үк максатны күздә тотып әйтәбезме? Ул җөмләләр арасында башкачарак әйтелгәннәре юкмы? 
-Ничек, нинди тавыш белән укыла бу җөмлә?
-Менә мондый җөмләләрне боеру (өндәү) җөмләләр диләр. Ул боера, безне нидер эшләргә өнди. 
Нәтиҗә ясыйк инде: ничек әйтелгәнгә карап, җөмләләр нинди төркемнәргә бүленде?
-Нәтиҗәнең дөреслеген дәреслек белән тикшерик әле. 
41 биттәге астагы кагыйдәне укыту. 
-Алдагы дәресләрдә без һәр төркем җөмләләрне аерым өйрәнербез, белемнәрне ныгытырбыз. 
Әңгәмә 
Төркемнәрдә уйлыйлар: 
		
		
Страницы: <<  <  8 | 9 | 10 | 11 | 12  >  >>
		
		
	    
	
    