р нишләр икән?
Димәк, без бүген дәрестә нинди тема турында сөйләшәчәкбез?
-Әйе, бик дөрес. Без әниләрдән башка яшәү турында сүз алып барачакбыз. Безнең алда авырлык килеп туды. Без әле бу авырлыктан чыгу юлын белмибез.
-Хәзер без нәрсә эшләячәкбеә?(Авырлыктан чыгу юлы өчен проект төзибез)
4. Проектны төзү һәм авырлыктан чыгу юллары.
-Сезнең эшчәнлекнең максаты нәрсәдә? ("Әни ялга киткәч" хикәясен укып чыгу, төп геройлар белән танышу)
-Әйе, "Әни ялга киткәч" хикәясен укыйбыз.
Кем язган? Язучы турында нәрсә беләбез? Каян белергә була? (интернеттан, китапханәдән, укытучыдан).
Экранда А. Алиш портреты куела. Сез, язучының портреты буенча нәрсә әйтә аласыз?
Төркемнәрдә эшләү. Әйе, ул бик ягымлы, акыллы, кызыклы хикәяләр, әкиятләр язган, балаларны яраткан. Сугышта вафат булган. Сез , бик дөрес фикер йөртәсез.
Һәр укучыга тормыш юлы һәм иҗаты буенча язылган материал бирелә. Һәр укучы укып чыга һәм төркемнәрдән берәр укучы сөйли.
1 төркем биографиясен сөйли, 2 төркем иҗатына күзәтү ясый. 3 төркем Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары турында сөйли.
Булдырдыгыз!
5. Проектны тормышка ашыру.
а) Сезнеңчә,без хәзер нәрсә эшлибез?
"Әни ялга киткәч" хикәясен укыйбыз". Сюжетын үз сүзләребез белән сөйлибез. Әсәрнең ни турында булуын ачыклыйбыз. Төп геройларны табабыз. Аларга характеристика бирәбез.
-Бик дөрес фикер йөртәсез. Булдырдыгыз!
Хикәяне укып чыгу.
б)Сүзлек өстендә эш. Аңлашылмаган сүзләрне кайдан табарга була?(аңлатмалы сүзлекләрдән, тәрҗемә сүзлекләреннән, укытучы аркылы, интернеттан)
Онытам-забываю , төймәм төште- пуговица оторвалась , азапланып- мучаясь, чәнчеп- уколов, кыек-криво, сызганып-засучив
в)28 нче биттәге "хикәяләүче&qu
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>