Әни ялга киткәч

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

сәдән башлыйбыз?(Яңа белемне ачу өчен, үтелгән темаларны кабатлаудан. )
- Укучылар, бу нәрсә? Кар бөртекләрен күрсәтү.
-Кар бөртекләре. -Ул нинди? (Ак, йомшак, салкын, тиз эри)
-Әйе, бик дөрес. -Ә җир нинди?(Салкын, ап-ак кар белән капланган, агачлар матур ак күлмәкләрен кигәннәр. ) Бик дөрес фикерлисез.
Сюжетлы рәсем кую.
-Бу рәсем буенча без нәрсә эшлибез?(Бу рәсемдә сурәтләнгән күренешләрне табабыз. ) Дөрес, ә тагын нәрсә эшләргә була? (Урамдагы күренешләр белән чагыштырып карарга була). Бик дөрес, ә нинди охшашлыклар күрәсез?
Урамда да, рәсемдә дә салкын кыш сурәтләнгән, агачлар ап- ак күлмәкләрен кигәннәр, җир ак келәм белән капланган, кошлар очып йөри.
- Укучылар, бик дөрес җавап бирдегез. Булдырдыгыз!
Кар турында, кар бөртекләре турында шигырьләр беләсезме?
2-3 укучы шигырь сөйли.
- Бик матур һәм сәнгатьле итеп сөйләдегез.
3. Авырлыкны табу һәм аннан чыгу юллары.
Укучылар, төп эшчәнлегебез нигезле булсын өчен эшне оештыра белергә кирәк. Уку эшчәнлеген оештыру өчен төркем җитәкчеләрен сайлап куябыз. Һәр төркем үзенә җитәкче сайлый.
Өй эше нәрсә биргән идем?
1) "Чүкеч" хикәясен укырга; 2)"Сиңа Бакый ошадымы?" диалог төзергә ; 3) рәсем ясарга.
Төркемнәрдән кем сөйли? Бик матур итеп диалоглар төзеп килгәнсез. Рәсемнәрегез дә матур . Булдырдыгыз!
Өй эше буенча үзегезгә нинди нәтиҗә чыгардыгыз?
Тырышырга кирәк. Тырышсаң бар эшне дә эшләп була. " Тырышкан -- табар, ташка кадак кагар",-ди халык. Бик дөрес фикер йөртәсез.
-Укучылар, безгә шундый рәхәт, күңелле, җылы. Өйдә безне әниләребез көтеп тора. Алар безгә барысын да әзерләп бирәләр: ашарга да пешерәләр, киемнәрне дә юалар, өйне дә җыештыралар. . . Ә әниләр кая да булса китсәләр? Бигрәк тә малайла

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: