ot; теоритик терминны укып истә калдыру.
г)Төркемнәрдә эшләү. Һәр төркемнән бер укучы эчтәлеген үз сүзләре белән сөйли.
- Сезнеңчә, хикәянең төп геройлары кемнәр?
- Малай , әтисе, Фәүзия. Бик дөрес.
-Сезнеңчә, геройлар нинди? (Таблицаны тутыру)
Малай нинди?
Акыллы, ярдәмчел, тәрбияле,әти-әнисен,сеңлесен ярата.
Әтисе нинди?
Балалары турында кайгырта, аларны ярата.
Фәүзия нинди?
Кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ,әти-әнисен ярата.
Әйе, бик дөрес сөйләдегез. Сез, булдырдыгыз!
6. Тышкы сөйләмне беренчел ныгыту.
-Хәзер без нишлибез?(Хикәянең төп темасын табабыз. )
-Хикәянең төп темасы нинди ? Ата-анага булышу турында.
-Әйе, дөрес. Әнисе ялга киткәч малай әтисенә өй эшләрен эшләргә булыша.
-Әйе, сез бик дөрес фикер йөртәсез. Булдырдыгыз!
7. Эталон буенча мөстәкыйль эшләү һәм үз эшчәнлекләрен тикшерү.
oo Укучылар, сез бу хикәяне өлешләргә бүлеп, һәр өлешкә исем куеп карый аласызмы? Төркемнәрдә эшлибез. Һәр төркем үзләренең биремнәрен укый. Биремнәр түбәндәгечә :
oo Әни кунакка китте.
oo Бөтен эш әти белән миңа калды.
oo Мин аш пешерергә өйрәндем.
oo Мин үзем төймә тактым.
oo Кулны пешерә-пешерә,үтүкләргә өйрәндем.
oo Идәнне дә юдым.
oo Әни кунактан кайткач, мине мактады.
oo Мин хәзер әнигә булышам.
Биремнәр эталон буенча тикшерелә. Эталон буенча җаваплар экранга чыгарыла.
Хикәяне өлешләргә бүлеп , исемнәр куйганда авырлыклар тудымы?
-Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен сезнең алда кыенлыклар туды?
-Ә кемгә бирем буенча кыенлыклар тумады?
Булдырдыгыз, укучылар! Сез бирем буенча үзегезгә билге куя аласыз. Һәр укучы үзенә билге куя.
8. Белемнәрен системалаштыру һәм кабатлау.
-Әйтегез әле, сез , дәрестә алган яңа белемне кайда куллана
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>