(хәзерге "Ялкын") журналында һәм Татарстан радиокомитетында эшли башлый . Шушы вакытларда ул үзенең иң эчтәлекле әсәрләрен иҗат итә. Алишның шигырьләре, хикәяләре, әкиятләре дөнья күрә башлый. Алар "Атака", "Кызыл яшьләр", "Яңалиф" дип аталган төрле газета һәм журналларда басылып чыга. Шул ук елларны эштән аерылмыйча Казан дәүләт педагогия институтының кичке бүлегендә укый. Язучының иҗаты ачылып, аның төп әсәрләрен язуы да нәкъ шушы чорга туры килә. Бөек Василий Сухомлинскийның "Йөрәгемне балаларга бирәм" дигән китабын барыбыз да бик яхшы хәтерлибез . Абдулла Алишның да үзе турында шулай дип хйтергә хакы бар. . . Ул иҗатын балаларга багышлый. Алишның әсәрләрен олысы да, кечесе дә яратып укый. Аның балаларга багышланган әсәрләре белән күренекле язучылар Корней Чуковский һәм Самуил Маршак та кызыксына. Алиш төрле конференцияләрдә теләп катнаша, балалар бакчаларында, әдәби түгәрәкләрдә үзенең чыгышлары белән тыңлаучыларны таңга калдыра. Алиш тормышны бик ярата һәм үзенең иҗаты аша укучыларын да шуңа чакыра. Ул 1939 елда СССР Язучылар союзы әгъзасы итеп алына. Еллар узу белән Татарстан халык язучылары Мәхмүт Хөсәен, Җәвад Дәрземан, Самат Шакир үзләрен зур горурлык белән Алишның укучылары дип атыйлар.
22 нче июнь. Таң атып килә. Авыл, шәһәрләр тыныч йокыда. Әниләрнең җылы куенында, тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклый. Авыл халкы Сабантуй бәйрәменә әзерләнә. Шул вакытта Гитлер Германиясе гаскәрләре безнең авылларны, шәһәрләрне үлем утына тота башлый. Бөек Ватан сугышы башлана.
Тыныч иде әле таңнарыбыз,
Аяз иде әле иртәләр.
Дошман басып керде илебезгә
Ир-егетләр яуга китәләр.
Абдулла Алишның илһамланып эшләү чорын шушы каһәр суккан сугыш бүлә. Курку белмәс язучы Абдулла Алиш Бөе
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>