Мы - наследники Алиша. К 110 летию Абдуллы Алиша посвящается

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>

к Ватан сугышына 1941 елның июлендә китә.

Юлбасарлар таптый илебезне
Ватан сугышына мин китәм
Менә-балам. Син әнкәсе аның
Балабызны тотып ант итәм:
Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәселем өчен, Туган ил өчен
Мылтык тотып баскан җиремнән
Бер адым да артка чигенмәм!
Башта ул Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. Ул анда солдат-радист булып хезмәт итә. Абдулла Алиш һәм аның иптәшләре 1941 елның 12 октябрендә Десна елгасының Брянск шәһәре урнашкан тирәсендә чолганышта кала һәм фашистлар кулына әсир төшә. Алар 1941 елның кышында Литвадагы хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта була. Фашистлар аны 1942 елның язында Чехословакиядәге Сандау шәһәренә озаталар. Аннары мондагы әсирләр Польшадагы Седльце шәһәренә һәм, ниһаять, Берлин янындагы Вустрауга килеп эләгәләр. Куркусыз йөрәкле совет солдаты һәм язучы Абдулла Алиш шушында үзенең якын каләмдәше, тоткынлыкта яшерен антифашистик эш алып баручы Муса Җәлил һәм җәлилчеләр белән очраша, үзе дә актив рәвештә яшерен оешма эшендә катнаша башлый. "Туган илем өчен тормышымны да кызганмыйм" дип яза Алиш бу елларда. Шушы юллар солдатның анты кебек яңгырый. Алиш төрмәдә булганда да иҗатын дәвам итә. Блокнотында табылган 15 шигыре 1979 нчы елда бастырылып чыгарыла.
Сугыштан килгән соңгы хатында ул әнисеннән улларын алдына алып сөюен сорый, кире кайта алмаячагын күңеле сизенгәндер күрәмсең. . .
1943 елның августында яшерен оешманың эше һәм аның членнары фашистлар тарафыннан фаш ителә һәм башка җәлилчеләр белән бергә Абдулла Алиш та 1944 елның 25 августында гильотинада җәзалап үтерелә.
"Без кайтырбыз", диеп киткән юлдан
Китсәләр дә алар кайтмады
Алар өчен бары җилләр генә
Ачып-ябып йөри капканы.
Әнисе Газизә апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр ш

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: