Мы - наследники Алиша. К 110 летию Абдуллы Алиша посвящается

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

Абдулла Алишның гаиләсе, дуслары турында сөйли. Язучының төрле елларда төшкән фотографияләре күңелләрдә зур кызыксыну уяталар. Гимназиябезгә Абдулла Алишның туганнары, каләмдәшләре, дуслары еш кына кунакка килә. Уку йортыбызның Абдулла Алиш исемен йөртүе белән без чиксез горурланабыз.

Абдулла Алиш (Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында урта хәлле гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Габделбари абзый авылның иң укымышлы, иң хөрмәтле кешеләреннән берсе була. Бу тату гаиләдә бик күп газета һәм журналлар алдырыла, өйдәге китапханәләре бик бай була. Кичләрен әтиләре керосин лампасы яктысында балаларга Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйләргә ярата, ә балалары аны күңел биреп, рәхәтләнеп тыңлый торган була. Габделбари абзый үзе дә искиткеч кызыклы әкиятләр уйлап чыгара торган була. Эше күп булуга да, ярлылыкка да карамастан әтиләре балалар күңеленә туган телне ярату орлыкларын бик кечкенәдән салган була. Әнисе Газизә апа да тирә-якка киң танылган әкиятчеләрнең берсе була. Ул төрле-төрле бәетләр иҗат итә, аларны иң беренче үз балаларына сөйли торган була. Абдулла бик зирәк була, кечкенәдән үзенең тырышлыгы белән аерылып тора. Әтисе һәм әнисе сөйләгән әкиятләрне, бәетләрне нәни Абдулла күңел биреп тыңлый торган була, әкренләп яттан өйрәнә. Укый-яза белмәсә дә ул үзе яраткан китапларының битләреннән бармагы белән йөртә-йөртә "укып" утырган кебек кыланырга ярата торган була. Әтисенең улын укымышлы итеп үстерәсе килә, аның танылган кеше булып үсүенә шикләнми. Абдулла алты-җиде яшьләрендә әтисеннән укырга-язарга өйрәнә, авылда башлангыч белем ала.
1917 елда әтисе аны үзләреннән 15 чакрымдагы Ямбакты мәдрәсәсенә илтә. Абдулла Алиш аны 1919 елда тәмамлый. А

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: