бдуллага апасы (ул үзе укытучы булып эшли) энесенең укуга һәвәслеген күреп, аңа күрше рус авылындагы мәктәпкә барып укуын дәвам итәргә киңәш бирә . Абдулла шулай эшли дә. Шулай итеп ул 5-6 километр ераклыктагы авылга йөреп укуын дәвам итә. Абдулла шушы вакытта ук инде шигырьләр яза башлый. Ул үзенең беренче шигырьләрендә туган ягының матурлыгын, аның урман-суларын, киң кырларын, болыннарын сурәтли, төрле бәйрәмнәре, бигрәк тә Сабантуй бәйрәме турында бик яратып һәм горурланып яза. Шулай итеп ул 1921 елга чаклы Бураково авылындагы яңа ачылган совет мәктәбендә, 1927 елга кадәр Спас (хәзерге Куйбышев) педагогия техникумы каршындагы җидееллык рус мәктәбендә укый. Шушы елларда ул әдәби иҗат өлкәсендә каләмен сыный башлый: кечкенә генә әкиятләр, кызыклы хикәяләр яза башлый. Әле бик яшь булуына да карамастан, Абдулла әти-әнисенә хуҗалыкта да булышырга вакыт таба, драмтүгәрәк эшләрендә актив катнаша, спектакльләрдә яратып уйный торган була. Шул ук вакытта Аблулла авыл китапханәсе өчен китаплар җыя, авыл советыннан китапханә өчен бина сорап ала. Авылдашлары күңелендә Абдулла Алиш шундый тынгысыз, шаян, искиткеч тырыш булып истә кала Җидееллык рус мәктәбен уңышлы тәмамлый һәм 1927 елның җәендә ул Казан Җир төзү техникумына укырга керә. 1930 елда аны уңышлы тәмамлап, шул елның көзенә кадәр Минзәлә кантоны җир төзү бүлегендә мелиоратор булып эшли.
1931 -- 1933 елларда А. Алиш Казандагы 1 нче ТЭЦ төзелешендәге гидротехника буенча десятник, канализация төзелешендә техник булып эшли. Бу елларда Алиш "Якты күл буенда" дигән повесте һәм "Кабан Җиңелгән" дигән хикәяләр һәм очерклар җыентыгы белән таныла. 1934 елда "Техника" исемле татарча Журналга җаваплы секретарь булып эшкә килә, журналист буларак осталыгын арттыра. 1937 елда "Пионер каләме"
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>