Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  7 | 8 | 9 | 10 | 11  >  >>

ырьләрендә, «Хат ташучы», «Алтынчәч» кебек күләмле әсәрләрендә Җәлил халык йөрәгенең җылысын, тарихын үзенә сеңдергән байлыкка киң таяна. Бер яктан, ул фольклорда халык акылы, фәлсәфәсе, фикерләве чагылышын күрсә, икенчедән, анда мәңге яшь, гүзәл шигъри осталык, камиллек үрнәкләрен таба, шулар нигезендә аның иҗатында шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дигән агым калыплаша. Шул чорда Җәлил поэзиясенең халык иҗаты белән багланыш алымнары төрләнә. Милли колорит белән бергә шигырь-поэмаларга җылы лиризм һәм табигый матурлык иңә. Чынбарлыкны сәнгатьчә тасвирлавында халык фикерләвенә яңа югарылыктагы якынлык туа. Мәсәлән, «Озату» (1934), «Сагыну» (1936), «Җир җиләгем» (1937), «Кушалмагач» (1937), «Чишмә җыры» (1938), «Җилләр» (1938) җырларының үзәгендә чынбарлыкны нечкә хис һәм яшәеш фәлсәфәсе, кеше белән табигать, шәхес белән олы дөнья арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр, әхлакый дөнья һәм мәхәббәт күрке турында уйланулар ята.
«Җил» шигырендә кешегә хас сыйфатларны, Такташча табигатькә күчерү алымына таянып (нечкә билле җил), җилне әдәби образ дәрәҗәсенә күтәрә, «таң җиле» белән «таң кызы» арасында якынлык эзли, шулар нигезендә эшчән авыл кызының гомумиләштерелгән портретын тудыра:
Таң кызы! Таң кызы!
Таң кебек ал йөзең.
Бик иртә торгансың
Нәкъ Чулпан йолдызы.
«Җил», «таң», «таң җиле», «Чулпан йолдызы» кебек традицион сурәтләр Җәлил шигырьләрендә («Сөю җыры» ачык мисал), башка татар сүз осталары иҗатында шигъри код, ачкыч сүз дәрәҗәсенә күтәрелеп, лирик каһарманның ялкынлы хисләрен, сөйгәннәрен һәм туган як матурлыгын мәңгелек яшәү чыганагы буларак сурәтләүгә буйсыналар.
Табигать ямен тасвир үзәгенә алган лирик әсәрләр XX гасыр татар шигъриятенең милли үзенчәлеге дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Халык җыры тамырыннан шытып чыккан шигырен Ә. Ер

Страницы: <<  <  7 | 8 | 9 | 10 | 11  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: