Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>

е
3. 1 М. Җәлил либреттолары һәм фольклор
Фатих Урманченың Борынгы миф һәм бүгенге шигырь дигән китабында халык иҗатына кызыклы караш бар. Поэзиянең барлык уңай сыйфатлары, барлык атрибутлары барыннан да элек халык иҗатында формалаша. Борынгы шәрык үрнәкләре - ташка күчерелгән мифологик хикәятләр, төрле изге йолалар һәм тантаналы вакыйгалар белән бәйләнгән ритуаль гимннар, мәкаль-әйтемнәр, дастани-эпик формулалар. . . Һәм, ниһаять, бихисап дини догалар. Шулай булгач, халык иҗаты белән турыдан-туры бәйләнеш чыннан да язма поэзиянең тәүге, иң борынгы һәм безнең көннәргә кадәр уңышлы дәвам итеп килгән бердәнбер һәм тотрыклы сыйфаты.
30 нчы елларның икенче яртысыннан шагыйрь һәм шәхес буларак өлгереп җиткән Җәлил кысынкы, френч төймәләре ахыргача каптырылган норматив өслүптән чыгу юлларын эзләп, хакыйкый матурлыкны халык авыз иҗатында таба һәм җыр дөньясына, мифология галәменә, әкияти маҗарага чумып, шул кыйммәтләргә таянып, аларны шагыйрьлек хыялы белән баетып, кабатланмас рухлы, гүзәл яңгырашлы, хәзергәчә кыйммәтләрен югалтмаган әсәрләр тудыра. Бу катламны шартлы рәвештә «фольклор өслүбе» дип атап булыр иде. Әдәбият белемендә шактый өйрәнелгән «Хат ташучы», «Алтынчәч» әсәрләре, шул чорда һәм соңрак иҗат иткән халыкчан җырлары, традицион образларны үзәккә алган сугыш чоры әсәрләре — әлеге юнәлешнең кабатланмас үрнәкләре.
Шагыйрь иҗатын өйрәнүгә зур көч куйган Г. Кашшаф, Н. Юзиев, Р. Мостафин, Р. Бикмөхәммәт, В. Воздвиженский кебек галимнәр Җәлилнең халык иҗаты белән бәйләнеше тирән һәм күпкырлы булуга басым ясыйлар. Поэзиясенең фольклоризмы әкият сюжетын, легенда мотивын җанландыруга, кыска җыр, мәкаль-әйтем рухын яңартуга яисә халыкның ритмик үлчәмнәрен өлге итеп алуга гына кайтып калмый. Болары — күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләр.
Уңышлы лирик шиг

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9 | 10  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: