икәй «Айлы төн» дип атаса, X. Туфан айны «Арча кырыннан чыгара», Н. Дәүли дә бер шигыренең үзәгенә йолдызны ала («Чулпан»). М. Ногман лирик героеның иң нәзакәтле хисләрен таң йолдызы («Карлыгандай кара күзләренә») белән җилгә («Ишкәк ишкәндә») ышанып тапшыра. 3. Мансуров аксакалларының «бер-берсеннән якты нур иңсә», «йолдызларны йолдыз яктырта» (шул ук исемдәге шигырь). Г. Зәйнашеваның «Таң җиле» шигырендә «таң җиле» — мәгънәви һәм эстетик «йөкне» үзенә алган үзәк каһарман. Ул таң йолдызыннан гүзәленең янына нур булып төшә, назлы керфекләренә куна. Н. Арсланов мәхәббәт хисен самими табигать сурәтләре белән уйнау аша җиткерә. «Таңга — Чулпан, Айга — Зөһрә, миңа шатлык син генә» дип, мифологик ышану белән лирик зат хисләрен тәңгәлләштерә. Г. Морат ялгызлыгы, сагышы белән «учма-учма йолдыз» тәлгәшләренә мөрәҗәгать итә («Сагышлы йолдызлар»). Р. Вәлиев таңны алтын мәгарә («Төсле җыр») дип атый, сөйгәненең матурлыгы белән табигать күрке арасында тулы якынлык эзли: «Алсу таң, алсу йөз». Н. Акмал «Таң» шигырендә таңны яңару, дәвам итү, гүзәллек нуры дип атый. Р. Фәйзуллин «Сагыш» шигырендә лирик затның бәгыреннән ташып чыккан серләрен сөйгәненә җиткерүнең иң ышанычлы йомышчысы итеп җилне сайлый: «Мин сиңа йомшак таң җиле юллаган идем». Роберт Әхмәтҗанов сөйгәненең бик еракта яшәгәнейә ишарә итеп, «җиде йолдыз чаты» дигән метафораны әйләнешкә кертә («Якты елга»).
Традицион образ-сурәтләрне, М. Җәлил кебек үк, шигъри кичерешнең иң катлаулы борылыш-сагышларын, сөенеч-көенечләрен, җан газабын йөрәккә җиткерүнең үзәк алымы итеп сайлаган шигъри мисаллар татар поэзиясендә бихисап, очы-кырые юк. Барысы өчен дә төп чыганак — халык җырлары.
Янә татар шигъриятенә хас, хатын-кызны илаһилык мөнбәренә күтәргән бер сыйфатны алыйк. Ул — яраткан кешеңнең исемен шигырьгә атама рәвешен
Страницы: << < 8 | 9 | 10 | 11 | 12 > >>