дә ачкыч сүз итү, кичереш үзәге буларак үстерү традициясе.
«Мәдинәкәй», «Җәмилә», «Нурия», «Асылъяр», «Зөләйха», «Әлфия», «Ал Зәйнәбем» исемнәрен йөрткән халык җырлары ничә буын татар кешесен матурлыкка, сылулыкка, тугрылыкка чакырып колакларда чыңлый, иреннәрне иркәли. Бу йола барча татар шагыйрьләре иҗатында яши, үстерелә, әмма М. Җәлил белән сан ягыннан да, сыйфат җәһәтеннән дә ярыша алганы сирәктер. Алдарак искәртелгәнчә, Ләйсән, Мәдинә, Мөршидә, Һәдия, Сәрби, Сәрвәр кебек затлы исемнәр Җәлил шигъриятен аллы-гөлле болын чәчәкләредәй бизи. Мәсәлән:
Илдә туып үскән бер кыз
Син, Нәгыймә!
Күктә янып торган йолдыз
Син әле дә.
Татар халкы тарихының батыр, борынгы, изге күзәнәкләреннән гөлләр бәйләме үрләткән «Алтынчәч» либреттосының (дөресе, дастанының) хатын-кыз исеме белән аталуы тормыш юлыбызда тормыш бизәкләренең әһәмиятен ассызыклау өчен бирелгән дип фараз кылырга җитди нигез бар. Истәлек-ядкярләр буенча Болгар бабаларыбыз кавемендә зәңгәр күзле, ак, «алтын» чәчле кешеләр дә яшәгән. М. Җәлил, лирик шагыйрь буларак, гүзәллеккә битарафлык саклый алмый.
"Алтынчәч" Муса Җәлил тарафыннан драматургик поэма төсендә1936 елда ук языла. Соңыннан ул опера өчен яраклаштырылып эшләнә һәм опера либреттосы формасын ала. Бу либреттоның нигезенә "Җик -Мәргән" эпосының темасы һәм "Алтын чәчле кыз" әкиятенең мотивлары алына. Ләкин бу әкиятләрдә драматургик әсәр өчен кирәк булган әзер сюжет корылышы да, драматургик конфликтлар да һәм тулы эшләнгән образлар да юк. Шунлыктан Муса Җәлилгә, бу әкиятләрнең темасын һәм мотивларын файдаланган хәлдә,либреттоның сюжет җебен, образларын һәм вакыйгаларын башлыча үз хыялында иҗат итәргә туры килә. Шулай итеп, бу либретто халык әкиятләре мотивларын файдаланып эшләнгән өр-яңа ориги
Страницы: << < 9 | 10 | 11 | 12 | 13 > >>