Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>

анына әверелүендә дә күрә. Җәлил фикеренчә, фаҗигалелек дөнья кешеләренең бер-берләрен аңламый башлауларында, немец халкының йөрәге кешеләргә үлем алып килүче бомбардировщикларга, сугыш коралына, танкларга, концентрацион лагерьларга әйләнүендә. Бу фикер шагыйрьнең «Алман илендә», «Катыйльгә», «Бүреләр», «Соңгы җыр», «Җырларым» һәм башка шигырьләрендә үткәрелә. Шагыйрь гитлерчыларны көне буе улашып, «иснәнеп» азык эзләп йөргән ач бүреләр белән чагыштыра, фашистларның ерткычлыгын фаш итеп, «бүреләр бу кадәр үк ерткыч түгелләр», дип яза, фашизмга хас шушы төп сыйфатларны билгеләгәндә, сарказм көченнән, халыкның үткен сатирика-сыннан файдалана, шигъри образлар тудырганда, «үлем ялчысы», «тоткыннарының йөрәк итен чукыган козгын», «ана канын, бала канын эчкән вәхши» кебек үзенчәлекле метафораларга, чагыштыруларга мөрәҗәгать итә. Күрүебезчә, фашизмның чын йөзен ачып бирү өчен шагыйрь эстетика категорияләреннән ямьсезлеккә мөрәҗәгать итә. Шагыйрь фашизмны тулысынча җиңү көне турында, әлеге фашист йортының акылдан шашкан хуҗасын кандаладай сытып үтерү көне турында уйлана. Җәлил фашист зинданын «таш капчык» белән, ә гитлерчыларның үлем машинасын — кеше сөягәннән он тарта торган тегермән белән, ә нацист идеологларын «кан эчеп исергән тегермәнчеләр» белән чагыштыра.
Шулай итеп, Муса Җәлилнең әдәби мирасы бүген дә зур әһәмияткә ия. Сугыштан соңгы елларда әдәбият мәйданына баскан шагыйрьләр бүген әдипнең иҗатын тирәнтен өйрәнәләр. Алар, Муса Җәлил кебек үк, халык шигъриятенә, бүгенге чор кешесенең аңына мөрәҗәгать итәләр, космик эраның үзенчәлеген ачып бирергә омтылалар.
Гомумиләштереп шуны әйтәсе килә: без Муса Җәлилнең кеше буларак ныклыгына, рухи матурлыгына сокланабыз, кеше һәм шагыйрьлек исемен югары тотуы белән горурланабыз.
3. Муса Җәлил иҗатында фольклорның рол

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: