ш төзү өчен көрәшәләр.
Без аның башлангыч чор иҗатында ук инде тормыш турында җитди уйлануларын күрәбез. Әсәрдән-әсәргә шагыйрьнең дөньяга карашы һәм тормыш турындагы фикерләре тирәнәя, камилләшә бара. М. Җәлил, шагыйрь буларак, тормыштагы тел бурычын халыкка хезмәт итүдә күрә.
М. Җәлилнең шагыйрь булып җитлегүен илебездә һәм чит илләрдә барган вакыйгалардан аерып карарга ярамый, әлбәттә. Шагыйрьнең сугышка кадәр язылган әсәрләрендә яңалык белән искелекнең көрәше аеруча зур урын ала. Үз поэмаларында ул кешенең тормышка карата яңа мөнәсәбәте турында сөйли. Шагыйрьнең уңай герое күп планлы. Ул үзе геройларының характерын ачканда тапталган алымнардан, шаблоннардан качарга тырыша. М. Җәлилнең уңай герое — кыю һәм тәвәккәл кеше, ул бервакытта да югалып калмый. Аның күңелендә хезмәткә, хезмәт кешеләренә карата иксез-чиксез мәхәббәт ята. «Хыялны тормышка ашырырга!» Аның геройларының девизы әнә шундый.
Бөек Ватан сугышы елларында исә иҗатының иң югары ноктасы булган «Моабит дәфтәре» языла, шагыйрьнең шигъри һәм сугышчан батырлыгы бөтен дөньяны таң калдыра.
Үлемсез «Моабит дәфтәре»нең фәлсәфи-эстетик нигезендә Муса Җәлилнең Ватан турында, кешенең тормышта тоткан урыны, азатлык намусы хакында уйланулары гына түгел, ә бәлки тоткынлыкта иза чиккән хәрби әсирләрнең, немец антифашистларының, кыскасы, фашистик Германия тарафыннан кол ителгән барлык кешеләрнең фикерләре һәм карашлары зур урын алып тора. Бу шигъри циклда әдипнең социаль-политик, этик һәм эстетик идеаллары берләшә.
Моабит циклында без фаҗигалелекне сурәтләүнең ике төре белән очрашабыз. Беренче нәүбәттә шагыйрьнең фаҗигале язмышы ачык күренә. Җәлил үз гомеренең фашист балтасы астында өзеләчәген алдан сизә, күреп тора. Әдип фаҗигалелекне шулай ук немец халкының, югары мәдәниятлехалыкның фашизм корб
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>