ре» Ленин премиясенә лаек булды.
2. Муса Җәлил иҗаты үзенчәлекләре
Мәгълүм булганча, һәр язучының иҗаты тормыштагы вакыйгалар, ул яшәгән төбәктәге иҗтимагый мохит һәм табигать күренешләре тәэсирендә формалаша башлый. Күңелдә беренче тойгылар уянуда фольклор әсәрләренең — халык җырлары һәм әкиятләренең, легендалар һәм бәетләрнең дә роле аз булмый, билгеле. Җәлил балачагыннан әкиятләр һәм җырлар тыңлап үсә, халык авыз иҗаты җәүһәрләрен күңеленә сеңдерә бара. Ул шулай ук Көнчыгыш классикларын, Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури әсәрләрен өйрәнә, аның беренче шигырьләре шул осталар иҗаты тәэсирендә языла.
Муса Җәлилнең дөньяга һәм әдәбиятка карашы формалашуда Оренбургта яшәгән татар шагыйре Төхфәт Ченекәйнең йогынтысы да шактый зур була. Үзенең истәлекләрендә Төхфәт Ченекәй болай ди: «1918 елның ахырында Гали Рәхимнең «Шәрык шагыйрьләре» исемле китабы басылып чыкты. Аны без Муса белән бергә укыдык. Анда Хәйям, Хафиз Ширази, Руми, Рабиндранат Тагор һ. б. авторлардан үрнәкләр бар иде. Муса бу китапны өенә алып китеп тә укыды, теткәләнеп беткәннән соң гына кире кайтарды. Димәк, ул аларны бик нык өйрәнгән. Мусаның шагыйрь булып формалашуына, һәрхәлдә, аның беренче адымнарын ясауга, бу өйрәнүләрнең тәэсире булмый калмагандыр. . . »
Заманның хәлиткеч вакыйгалары яшь шагыйрьне тормышка яңача карарга мәҗбүр итә, шигырьләренең идея эчтәлеген баета. Менә шуның өчен дә ундүрт яшьлек чагында ук ул иҗтимагый яңгырашлы, көчле шигырьләр яза алган.
Егерменче елларда татар шигърияте яңа баскычка күтәрелә. Әдәбиятта яңа әсәрләр иҗат ителә, яңа геройлар барлыкка килә. Инде Муса Җәлилгә килгәндә, аның иҗатында төп урынны халык азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен утка-сута керергә әзер торган яшь көрәшчеләр ала. Шагыйрьнең геройлары, мещанлык бәхетенә каршы чыгып, җирдә гүзәл тормы
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>