алып килгән яңа мәгънә, яңа эчтәлек салына. «Сандугач һәм Чишмә» балладасында халык лирикасында күбрәк мәхәббәт, сафлык, гүзәллек, таяныч символлары буларак йөргән Сандугач белән Чишмә азатлык өчен көрәшүче батырның ышанычлы ярдәмчеләре булып китә. Гашыйклар сердәшчесе Сандугач сугышчыны коткару бәрабәренә үзен корбан итә, кешелеклелекнең җиңүенә мәгънәле өлеш кертә. Бу образ туган ил бәйсезлеген халык идеаллары өчен көрәштә газиз җаныңны да кызганмау кебек корбанчылык аскетизмын алга сөрә. Егетнең көче, үлемсезлеге халык һәм табигать белән бердәмлектә. Ул дошманның мәкерле тозагыннан котылып, явызларны яңа дәрт, көч белән эзәрлекләп, үч алуын дәвам итә.
«Кызыл ромашка» балладасында авторның хисси романтик фикере икенче бер традицион образ — чәчәк аша ачыла. Сюжет канвасы сугышның бер эпизодына корылган. Япан кырда үсеп утырган кызыл ромашкага сыенып, сугышчы 15 дошман укчысына каршы тора. Баллада каһарманы чигенүне белми. Көрәшче каны тамган ромашка тагын да кызара, күлмәге кешеләргә юл яктыртучы Чулпан йолдызына охшый, егетнең исемен горурлык белән телгә алып, аның батырлыгын башкаларга җиткерә. «Сандугач һәм Чишмә», «Кызыл ромашка» балладаларын милли образларга таянып, гомумкешелек идеалларын калкытып куйганга, башка милләт кешеләре дә бу төр шигырьләрне (юл уңаенда Җәлил әсәрләре 70 телгә тәрҗемә ителгәнне искәртик) үз рухи байлыгы кебек кабул итә, чөнки шагыйрь тыныч тормышны пыран-заран китергән иҗтимагый явызлыкны гомумиләштереп фаш иткәнгә, халык аларны йөрәгенә үткәрә.
«Күлмәк» балладасында сөйгәненең тавышын ишетү, ул чиккән кулъяулык белән битен сөртү, Дилбәр кулыннан узган күлмәкне киюгә, мәхәббәт дошманнары җәзалаган егет терелә һәм үч алуын дәвам итә. Мондый шартлы күпертү романтик әдәбиятка гына хас. Шагыйрь реаль тормышта мондый хәл-әхвәлнең б
Страницы: << < 16 | 17 | 18 | 19 | 20 > >>