әйнең «Сәрвиназ», Г. Афзалның «Гөлнарым», «Гөлмәрьям», М. Хөсәеннең «Ләйсән», Ш. Галиевнең «Раушания, бәгырем» кебек татар телендә сөйләшүче һәркемгә таныш җыр-шигырьләр — шул олы йоладан үсеп чыккан җимешләр.
«Татар кызына» шигырендә Ш. Җиһангирова шул традициягә килеп чыга, хәзерге татар кавеме гүзәлләренә хас булганча, Җәлилне турыдан-туры кабатламыйча, чәч толымнарын кырлар, болыннар, тугайлар аша сузылган авыл юлына тиңли. М. Җәлил яшәү рәвеше, тынгысыз холкы, иҗат максаты һәм эшчәнлек стихиясе белән чордашларын үз артыннан ияртә, тематик яңачалык, жанрлык хасиятеннән булсын (сурәтле фикерләү өлкәсендә замандашларына тәэсире сизелмәсә дә) гомуми хорда башлап җырлаучы ролен үзенә ала, сүз сәнгатенең үсеш мантыйгы (шигърияткә нисбәтән бу сүзне әйтергә яраса) үсешнең бер җитди, яңа тармагын аңа йөкли. 30 нчы елларның икенче яртысында татар поэзиясендә, традицияләре яшәсә дә, яңа жанр төре буларак, либреттоның кинәт үсеп китүендә М. Җәлилнең әйдәп баручы булуы бәхәссез иде. Татар-ислам менталитеты, сәнгате өчен опера яңарак күренеш була. Затлы музыка тусын өчен, яхшы сәхнә, тамашачы таләпләренә җавап бирердәй либреттолар кирәк була. Катлаулы, синтетик жанрның үсүе өчен алшартлар булдырыла, халыкның рухи ихтыяҗын исәпкә алып, 1934 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршысында Татар дәүләт опера студиясе төзелә, М. Җәлил аның эшчәнлеге өчен җаваплы кеше итеп билгеләнә. Көнбатыш һәм рус либреттоларының үзәгендә фольклор әсәрләре сюжеты, мотивы, образлары, сурәтлелек чаралары ятканны исәпкә алып, шул елда Җәлил «Совет фольклорын җыйнарга чынлап керешергә» дигән мәкаләсен язып чыга һәм үзе дә 30 нчы елларның икенче яртысында иҗат ителәчәк, татар поэзиясе тарихының энҗеләрен — «Хат ташучы» һәм «Алтынчәч» әсәрләренең нигезенә яткан халык җырларын, әкиятләрен, мифология
Страницы: << < 14 | 15 | 16 | 17 | 18 > >>