Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  17 | 18 | 19 | 20 | 21  >  >>

ула алмавын аңлый, әзерлекле укучысын әлеге вакыйгага ышандырырга тырышмый да. Баллада авторы өчен иң мөһиме — хәтәр мизгелләрдә ярдәмгә килә, салкын йөрәкне җылыта, теләсә нинди авырлыкларны җиңә, тау-ташларны, кара урманнарны ерып чыга алырдай саф, илаһи мәхәббәткә дан җырлау, аның шифалы, савыктыргыч көчен күрсәтү!
Йөз үлемнән мине тартып алды
Синең керсез кайнар сөюең, —
дигән канатлы гыйбарә, күпертү Көнчыгыш дастаннарының мәхәббәтне олылаган, теләсә нинди авырлыкны, мәкер-низагларны ерып чыгарга өндәгән әсәрләренә аваздаш.
«Ана бәйрәме» балладасында сугыш афәте, фаҗигасе өч йөрәк парәсен сугышка озаткан ана кичерешләре аша ачыла. Образның эчке дөньясын, уй-хисләрен сурәтләүдә, вакыйгаларның эзлекле һәм динамик үсешен тәэмин итүдә халык җырларының Күгәрчен, Җил кебек традицион образлары таяныч була. Анага беренче кайгылы хәбәрне Күгәрчен алып килсә, икенче улының үлеме турында Җил «белешмә бирә». Кече улы алып кайткан җиңү байрагы ананың сукыр күзен ачып җибәрә, тирән сагышын җиңеләйтә. Ана образы зур гомумиләштерү көченә ия, ул балалары, туган ил шатлыгы-кайгысы, сөенече-көенече белән яшәгән барлык әниләрнең иң якты сыйфатларын үзенә җыеп алган.
М. Җәлилнең сугыш чорында язылган балладаларына символик образлар, фантастик гонсырлар, хыял уены белән укмашкан патетика, романтик ялкын, рухи камиллек хас. Шул чаклысы да бар: аның романтик әсәрләрендә югары сүзләр, күтәренке өслүп шигъри лозунгларга, коры риторикага күчми, фантастика тормышчан җирлеген югалтмый.
Йомгаклау
Муса Җәлил — фаҗигале язмышлы, үзеннән тормаган иҗтимагый явызлык өчен газиз гомере белән түләгән, әмма нинди генә кыен шартларда яшәмәсен, сыкранмаган, өмет нурын сүндермәгән, изге теләкләрен, рухи-фәлсәфи эзләнүләрен нечкә тоемлы нәфис шигъри әсәрләрендә халкына,

Страницы: <<  <  17 | 18 | 19 | 20 | 21  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: