Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  15 | 16 | 17 | 18 | 19  >  >>

үрнәкләрен яңа күзлектән һәм таләпләрдән килеп өйрәнә башлый. Бу чорда Җәлил татар тарихының катлаулы чорларын эстетик аң, фәлсәфи-психологик бәя аша уздыра, аның иң борынгы чорларын тырышып күздән кичерә.
Либреттолар язу шөгыленә шул чорның иң җитлеккән, эзләнүчән шагыйрьләрен тарта. Бер-бер артлы халык әкиятләренә, дастан-легендалар эчтәлегенә яңа тормыш биргән әсәрләр пәйда була. Ә. Фәйзи «Зөлхәбирә», «Качкын», «Сафа», Ә. Ерикәй «Асылгөл», Ш. Маннур «Котан батыр», Н. Исәнбәт «Идегәй батыр» драматик поэмаларын иҗат итәләр.
3. 2 М. Җәлил балладаларында фольклор традицияләре
Татар поэзиясенә Көнбатыш әдәбиятларыннан кереп, беренче үрнәкләре Тукай иҗатында күренгән («Шүрәле», «Су анасы») героиканы, тылсымны лиризм чаралары ярдәмендә ачкан баллада жанры М. Җәлил иҗатында гаҗәеп камиллеккә ирешә. «Сандугач һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Кошчык», «Кар кызы», «Ана бәйрәме», «Күлмәк» — шуның күргәзмәле дәреслек үрнәкләре. Ул татар балладасын (Ф. Кәрим белән беррәттән, икесе дә мөстәкыйль рәвештә) яңа сыйфати һәм микъдари баскычка, тиңе булмаган югарылыкка күтәрде. Аның балладалары сурәтле фикерләвенең өченче төренә караган серлелеккә, символикага, ассоциацияләргә корылган; конфликтлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, кискен һәм ачык буяулары белән үзенчәлекле.
М. Җәлил шигъри осталык серләренә, фикерне кыска, тапкыр әйтеп бирүгә, кичереш образын ачуга, алдарак әйтелгәнчә, халыктан өйрәнә. Сугыш вакыйгаларын бөтен ачы тулылыгы белән күз алдына бастыруга фольклорның романтик образлары, символикасы, образлы сүзләре ярдәмгә килә. Җәлил балладаларында, аерым алганда, чишмә, сандугач, күлмәк, чәчәк кебек табигать, тормыш-көнкүреш бизәкләре дошманга каршы күтәреләләр, укчы белән иңгә-иң торып «сугышалар». Кыскасы, традицион образ-сурәтләргә сугыш чоры, әсирлек аянычы

Страницы: <<  <  15 | 16 | 17 | 18 | 19  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: