Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  18 | 19 | 20 | 21 | 22  >  >>

киләчәк буыннарга васыять итеп калдырган киләчәк һәм үткән гасырларның бөек шагыйре.
Муса Җәлил кече яшьтән үк халыкның авыз иҗатына таянып күтәрелә башлый. Үскән саен ул аның илһам бирүче чишмәсенә тирәнрәк чума. Кечкенә Җәлил имзасы белән шигырьләр язганда, фольклор бизәкләре күбесенчә табигый хәлендә кулланылса, тора – бара ул фольклорны иҗади үзләштерү юлына баса һәм аның энергиясеннән уңышлы файдалана.
М. Җәлил 30 нчы елларның икенче яртысыннан һәм сугыш чоры иҗатында шигъри осталык үрләренә, образлы фикерләү төрлелегенә, халыкка якын бай телгә, камиллеккә нәкъ фольклор аша килә. Халык тудырган рухи мираста сәнгатьчә гүзәллек һәм табигый матурлык күрә ул.
Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш шагыйрьнең үз иҗатында да яңа үзгәрешләр тууга китерә: әсәрләрендә лирик җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя, җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибары арта. «Сагыну», «Җир җиләгем», «Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек, хисләрнең сафлыгы һәм тирәнлеге белән аерылып торган шигырьләр композиторлар тарафыннан музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең иҗатында бөтенләй яңа жанр — драматик поэма жанры да барлыкка килә.
«Илдар» һәм «Алтынчәч» либреттоларында шагыйрь халык массаларының героик характерын, халык тормышының үзенә нигезләнгән шигъри образлар, Ватанны һәрвакыт уяу сакларга әзер торучы Илдар һәм Җик образларын тудыра. Халык иҗатының шигъри рухына нигезләнгән, мавыктыргыч «Алтынчәч» һәм Илдар либреттолары хәзерге көндә мөстәкыйль әдәби әсәрләр булып яшәп киләләр.
Халкының асыл җәүһәрләрен бөек шагыйрь, шулай ук балладаларда чагылдыра. Символик образалар, әкияти геройлар, җансызны җанландыру «Сандугач һәм Чишмә», «Кызыл ромашка», «Кошчык», «Кар кызы», «Ана бәйрәме

Страницы: <<  <  18 | 19 | 20 | 21 | 22  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: