ероик поэма-либретто героик халыкның үлемсезлеген җырлады һәм фашизмны җиңүгә булган ышанычны ныгытты.
"Илдар" либреттосында совет патриотизмы идеясен чагылдыру күздә тотыла һәм фон итеп акфиннәр белән сугыш эпизодлары алына. Бу әсәрдә Муса Җәлил совет кешеләренең үзара мөнәсәбәтләрендәге югары кешелек сыйфатларын, дуслык һәм ил сөю тойгыларына чын күңелдән бирелгәнлекләрен, идеаль мәхәббәт һәм чын батырлык хисләрен күрсәткән. Бу әсәрнең сюжетында, төп герой булган Илдар образында, шәхси мәхәббәт тойгысы ил алдындагы иҗтимагый бурыч белән каршылыкка очрый. Вакыйгаларның барышында гади совет кешесе булган Илдарның менә шул эчке көрәше, тойгылар бәрелеше катлаулы кичерешләр аша бирелә. Ләкин илгә бирелгәнлек һәм чын дуслык тойгысы өстен кала. Илдар үзенең көндәше булган командирны, зур геройлык күрсәтеп, үлемнән коткара. Ләкин ул командир кызның сөйгәне түгел, туган абыйсы булып чыга.
Шулай итеп, каршылык гармония белән бетә. Бу әсәрендә автор гади совет кешеләрен сурәтләргә тырышкан. Ләкин алардагы чын кешелек, саф мәхәббәт, идеаль дуслык, батырлык сыйфатлары Муса Җәлилгә төп тема булган.
Композитор исә, бу әсәрне төбендә лирик көнкүреш (бытовой) опера стилендә эшләүне күздә тоткан хәлдә, фронт белән бәйләнгән күренешләрне сурәтләү өчен героик элементларны киң файдаланган. Халык рухын саклаудан гыйбарәт булган халыкчанлык бу операда төп принцип булып тора. Тик "Алтынчәч" операсында халык иҗатына хас фантастик элемент өстенлек алса, бу операда реаль, образлар музыканың төп теле булды.
«Су буенда» (1935) шигырендә үк табигый матурлыкка мөкиббән сүз остасы «елга ага бөдрәләнеп, кызның алтын чәче» дип шигырьнең ритмикасын да, агымсу тавышына тиңләгәндәй, юлларны бүлә-бүлә, бер тәсбих җебенә тезә.
Ә. Фәйзинең «Зәйтүнәкәй», Ә. Ерик
Страницы: << < 13 | 14 | 15 | 16 | 17 > >>