Муса Җәлил иҗатында фольклор традицияләрен өйрәнү

Страницы: <<  <  10 | 11 | 12 | 13 | 14  >  >>

наль әсәр булып дөньяга килә.


P
R
T
X
Z



b
š
œ
ž

Ô
Ú
ì
î
ð
-

X
Z


p
r
t

ª







º
ò
ô
ö
ø
ᄃᲄሂ桤ā怀ᲄ愂摧თᔀБу либреттогаул мөмкин кадәр әкият төсе бирергә тырышкан. Ләкин шул ук вакытта андагы вакыйгалар тарихи чынбарлыктан ерак китмиләр.
"Алтынчәч" либреттосының кыскача эчтәлеге шуннан гыйбарәт:
Тугыз атаклы батырның анасы һәм тугыз турунның әбисе Тугзак ана, ханның җәбереннән качып, Идел буена күчеп утыра һәм шунда җәйләү кора. Уллары ерак ауда чакта Тугзакның тугызынчы килене Каракаш ир бала таба. Аучылар аудан кайткач, Тугзак җәйләвендә бала туу хөрмәтенә зур бәйрәм ясала.
Тугзак бу баланың тууын үз гаиләсе өчен зур шатлык итеп карый һәм балаларына шул турыда хәбәр биргәндә болай ди:
Балаларым,
Тугзак иле чиксез күк булса,
Якты йолдызларым сез минем.
Тугзак иле төпсез күл булса,
Шаян йолдызларым сез минем.
Йолдыз саны артса,
Күкнең яме артыр;
Кондыз саны артса,
Күлнең даны артыр.
Йолдыз кебек матур угыл тапты
Тугызынчы киленем Каракаш.
Күңелебезгә шатлык утын якты
Тугызынчы киленем Каракаш.
Балага Җик дип исем кушыла. Нәкъ туйның кызу вакытында, искәрмәстән, хан гаскәре җәйләүгә һөҗүм итә. Җикнең атасы Янбулат ханга каршы сугышка чыга. Ләкин ханның дию пәһлеваны Кулупай кулыннан һәлак була. Хан Тугзакның бөтен улларын үтертә, киленнәрен әсир итә. Тугзак, җирдә нәселен саклап калу өчен, килене Каракашны яшь баласы Җик белән Идел буйлап җилкән каекта озата. Хан укчылары җилкән артыннан ук атып, Каракашны үтерәләр, ә хан Тугзакның күзләрен чукырайттырып, аяк табаннарын ярдырып, далага ялгыз чыгарып җибәрә. Җ

Страницы: <<  <  10 | 11 | 12 | 13 | 14  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: