Консультация для родителей: Балалар бакчасында дидактик уеннар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

р төрле формада, төрле төстә ясалган була).
Картиналарны гомуми билгеләренә карап сайлап алу яки предметларны классификацияләү максатыннан, " Бакчада ниләр үсә?" , "Нәрсә башта, нәрсә соңыннан?" уеннарын уйнатырга була.
Картиналарның санын, урнашуын, составын истә калдыру максатыннан "Нинди картина яшеренгән?" дигән уенны алырга була. Бу очракта бала картинаның эчтәлеген истә калдырырга тиеш була. Уен хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.
Кисәкләрдән картиналар төзү балаларның логик фикерләүләрен үстерүгә булышлык итә. Кечкенә төркемнәрдә картина 2-4 өлешкә, ә уртанчылар, зурлар төркемнәрендә 8-10 өлешкә бүленә. Кечкенә төркемнәргә бер предметтан торган рәсем бирелә, ә зурларга таныш булган сюжетлы рәсемнәр кулланыла.

III төркем сүзле уеннар.
Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф- гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.
I төркемгә предметларның, күренешләрнең төп билгеләрен аерырга ярдәм итүче уеннар керә. Мәсәлән, " Әйе, юк" , "Уенчык кибете" , "Радио", "Җавабын тап" уеннары.
II төркемгә балаларның каршы кую, чагыштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар керә. Мәсәлән, "Охшаган-охшамаган", "Алай буламы, юкмы?" уеннары III төркемгә предметларны төрле билгеләре буенча гомумиләштерү, төркемнәргә аеруга юнәлтелгән уеннар керә. "Кемгә нәрсә кирәк?", "Бер сүз белән әйт" , "3 предметны ата" уенн

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: