и акыл эшчәнлеге үстерелергә тиеш, нинди кешелек сыйфатлары формалаштырылырга тиеш менә шулардан чыгып уенның дидактик максатын билгеләргә була.
Мәсәлән, барыбызга да таныш булган "Уенчык кибете" уенын дидактик максатын болай билгеләргә була: "Балаларның уенчыклар, аларның үзлекләре, кулланылышы турындагы белемнәрен ныгыту, сөйләм телен үстерү, предметларның мөһим сыйфатларын билгеләү; күзүтүчәнлек, ихтирамлылык, активлык тәрбияләү.
Уен кагыйдәләрнең төп максаты: балаларның хәрәкәтен, тәртибен оештыру. Кагыйдәләрне саклау балалардан аерым ихтияр көче, иптәшләре белән аралашу сәләтен, уңышсыз нәтиҗәгә ирешкәннән соң туган кире кичерешләрнең җиңә алуны таләп итә, тотнаклылык тәрбияли.
Тәрбия эшендә дидактик уеннарны кулланган вакытта, аның кагыйдәләре һәм хәрәкәтләре аша балаларда әдәплелек, игелеклелек, түземлелек формалаштырырга кирәк.
Уен өчен уңайлы шартлар тудыру да игътибар үзәгендә булырга тиеш. Кирәк-яраклар, кулланмалар алдан ук әзерләп куела. Кулланыла торган уенчыклар, җиһазлар балаларның игътибарын җәлеп итә торган ачык төстә, матур булсын. Аларны әзерләү, аннары тәртипләп урнаштыру эшләренә балаларны катнаштырырга кирәк. Алар бу вакытта пөхтәлеккә, чисталыкка өйрәнә, әйберләрне саклап тотарга күнегә.
Дидактик уеннарның блаларга акыл тәрбиясе бирүдә роле зур. Уен вакытында баланың сөйләме үсә, сүз байлыгы арта. Чөнки бала бу чакта күпләр белән бәйләнешкә керә, яңадан-яңа сүзләр ишетә һәм үзе дә аларны куллана.
Эстетик тәрбия хакында да шуны әйтергә була. Уенчыкларны тәртип белән урнаштыру, курчакларны пөхтә итеп киендерү, уен урынын җыештыру эстетик зәвыкны үстерә.
Ритмлы хәрәкәтләр, кызып-кызып яшь тәнне физик яктан чыныктыра. Кыскысы, педагоглар тарафыннан дөрес юнәлеш бирелгәндә, уен, балаларны акыл һ
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 > >>