Консультация для родителей: Балалар бакчасында дидактик уеннар

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6

әм физик яктан дөрес тәрбияләүгә, бер үк вакытта аларны тормышка әзерләүгә дә ярдәм итә.
Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:
-баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;
-уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә,режим моментларына кертү;
-һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештыруда педагогларга берничә файдалы киңәш тәкъдим итәбез.
1. Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.
2. Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.
3. Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.
4. Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.
5. Балага уеннан "мәхрүм итү җәза"сын бирмәгез
6. Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.
7. Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.
8. Чираттагы эш көненә әзерләнгәндә, һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз!






Страницы: <<  <  4 | 5 | 6
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: