Консультация для родителей: Балалар бакчасында дидактик уеннар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

а аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.
Мәсәлән, "Нәрсә нинди була?" дигән уенны алыйк. "Нәрсә биек була?" дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. "Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?"- дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумилләштерә белергә өйрәнә, "биеклек" сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлы
Предмет белән уеннар аерым дидактик бурычларны да хәл итәргә ярдәм итә.
Кечкенә төркем балаларына үзлекләре белән бер-берсеннән нык аерылып тора торган предметлар бирелә. Курчаклар белән уен вакытында балаларда культура- гигиена күнекмәләре, әхлак сыйфатлары формалаша.
Мәсәлән "Алсу курчак уянган" дидактик уены вакытында бала киемнәрнең исемнәрен әйтергә өйрәнү белән беррәттән, киенү эзлеклеген дә өйрәнә, курчакка карата кайгыртучанлык хисләре дә формалаша .
Табигый материаллар белән уеннар да балаларда кызыксыну, уйныйсы килү теләге уята. Үсемлек орлыклары, яфраклар, чәчәкләр, төрле ташлар - барысы да уеннар оештырганда кулланыла. "Бу кайсы агачтан?"; "Бизәкне төзе", "Яфракларны зурлыклары буенча урнаштыр" һ. б. уеннарын прогулка вакытларында уйнатырга була.

II төркем - өстәл уеннары - боларга парлы картиналар, лото, домино уеннары керә.
Парлары буенча картиналарны сайлау максатыннан балаларга башта иң гади биремнәр бирелә, мәсәлән, "Бертөрле шапканы тап" , "Бияләйләрнең парын тап". Соңыннан бирем катлаулана бара: бала предметларны тышкы күренешләре белән генә түгел, мәгънәсе буенча да аера. Мәсәлән, барлык предметлы рәсемнәр арасыннан "2 самолетны тап" , яисә "2 алманы тап" (Бу очракта самолетлар яки алмала

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: