Консультация для родителей: Балалар бакчасында дидактик уеннар

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

ары.
Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар 4 нче төркемне тәшкил итә. Болар "Ватык телефон", "Буяулы"," Очты-очты", "Ак карага тимәскә" һ. б. уеннар.
Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.
Дидактик уеннар белән җитәкчелек итү зур педагогик осталык, такт таләп итә. Ул 3 төрле юнәлештә алып барыла: дидактик уенга әзерлек, уеннны үткәрү һәм анализ. Уенны башлаганчы, балаларда уйнау теләге, кызыксындыру тудырырга кирәк. Моңа төрле алымнар белән, мәсәлән, табышмаклар, санамышлар, сюрпризлар кулланып ирешергә була.
Дидактик уеннар аша бала күп яңа информация ала. Аз әзерлекле, актив булмаган балалар башта уенны читтән генә күзәтәләр, "болельщик" ролендә булалар, әкренләп уенга катнашып китәләр. Әгәр дә уеннарда ярыш элементлары керсә, мәсәлән, "кем күбрәк сүз әйтә", "кем беренче" уеннарында, аларга йомгак ясаган вакытта аеруча игътибарлы, гадел булырга кирәк. Бу очракта җиңүчене билгеләгәндә фишкалар куллану бик уңайлы.
Димәк, уенга дөрес җитәкчелек итү әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең балалар уенына төптәнрәк уйлап, саклык белән якын килүләрен таләп итә. Тәрбия эше никадәр яхшы оештырылган булса, уен шулкадәр күп төрлерәк һәм матуррак була; шулай ук балаларның төрле яктан үсешенә ярдәм итә.
Дидактик уеннарны оештырганда тәрбияче төп дидактик принципларга нигезләнә. Болар эзлеклелек принцибы, кабатлау һәм күрсәтмәлелек принциплары.

Дидактик уеннарның мәҗбүри структур элементлары бар. Болар 1) өйрәтү һәм тәрбияви максаты; 2) уен хәрәкәтләре; 3) уен кагыйдәләре. Уен вакытында балаларның нинди белемнәре үзләштерелергә, ныгытырга тиеш, нинд

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: