Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема
Калдыклы бүлү. Бөтенләтә бүлү.
Дата

Планлаштырылган нәтиҗә:

Эшчәнлек максаты: Укучыларда калдыклы һәм бөтенләтә бүлүгә беренчел күзаллау формалаштыру.
Белем бирү максаты: Телдән исәпләү, логик фикерләү күнекмәсен үстерү.
Тәрбия бирү максаты: Балаларда аралашу культурасы тәрбияләү, фәнгә кызыксыну уяту.
Дәрес тибы
Яңа материалны өйрәнү дәресе.
Көтелгән нәтиҗә
Шәхси: хата ясаудан курыкмау, үзбәя кую сәләте булдыру.
Регулятив: тапкырлау һәм бүлүнең ысулларын , предметларның үзара бәйләнешен үзләштерү.
Танып-белү: Калдыклы һәм бөтенләтә бүлүгә күнекмәләре булдыру.
Коммуникатив: куелган сорауларга дөрес җавап бирә белү, парларда һәм төркемнәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.
Төп төшенчәләр
Калдыклы бүлү, бөтенләтә бүлү, буленүче, бүлүче, өлеш, калдык.
Предметара бәйләнеш
Рус теле
Ресурслар
Математика дәреслеге, авторы А. Л. Чекин, карточкалар.
Төркемнәрне оештыру
Индивидуаль, парларда, төркемнәрдә эш.

Дәрес барышы:
Үткәрү технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерешле биремнәре
Һәр этапның диагностик биремнәре
1 этап. Оештыру өлеше.
Максат: укучыларның дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
Көтелгән нәтиҗә: дәрескә уңай психологик халәт булдыру.
Уңай психологик халәт булдыру.
Хәерле көн, миңа!
-Хәерле көн, сиңа!
-Хәерле көн, сезгә!
-Хәерле көн, барыбызгада!

oo Урыннарга тыныч кына утырдык. Дәресебезне дәвам итәбез.
Коммуникатив блок. Иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү гамәле.
Шәхес буларак блок (әхлакый-этик бәяләү)
2 этап. Белемнәрне актуальләштерү.
Максаты: телдән исәпләү күнекмәләрен үстерү.
Көтелгән нәтиҗә: Тапкырлау һәм бүлү таблицасын искә

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: