Эш программасының эчтәлег

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

ы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
– өйрәнелгән темалар буенча информация бирә белү.
II Ишетеп аңлау (аудирование).
Аралашу өчен, төп шартларның берсе – әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы. 1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:
– нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда кулана белергә өйрәтү;
– сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
– ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
III Уку.
Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– Татар әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү.
Транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру.
– Интерференция күренешеннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош – помидор һ. б.
– Сәнгатьле дөрес уку күнекмәләре формалаштыру.
– Уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылган әкиятләр өйрәнү.
Язу.
– 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү.
– Иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру.
-Дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.
Укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр
Тыңлап аңлау
-Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;
-тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;
-сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грам

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: