Эш программасының эчтәлег

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә
Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:
1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.
4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.
6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү
Программа Россия Федерациясендәге башлангыч гомуми белем бирү мәктәпләренең базис укыту планы нигезендә төзелгән. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендәге законнары нигезендә базис укыту планында Россия Федерациясе субъектларының дәүләт телләрен өйрәнү мөмкинлеге каралган.
Башлангыч гомуми белем бирү баскычында татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- беренчел коммуникатив компетенция, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашуга әзер булу;
- коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итәгатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;
- Татар теле һәм әдәби уку фәненә карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру, шулай ук тиешле гомуми һәм махсус күнекмәләр формалаштыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштерүне тә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: