Эш программасының эчтәлег

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>

ниверсаль уку гамәлләре формалаштыру. УУГ.
Шәхси нәтиҗәләр.
Шәхси универсаль уку гамәлләре:
- Гаилә, туган ил, мәрхәмәтлелек, башкаларга карата түземлелек төшенчәләрен кабул итү, аларның кадерен белү;
- Туган республикага, гаиләгә, туганнарга карата хөрмәт, әти-әнине ярату; үз милләтеңне ярату, татар булуың белән горурлану;
- укуга карата кызыксыну хисе булу, укучы ролен үзләштерү;
- әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләрен һәм геройларның гамәлләренә кешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
Предметара нәтиҗәләр.
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү.
Укытучы ярдәме белән эшне планлаштырырга өйрәнү.
Укытучы ярдәмендә эшнең дөреслеген тикшерү.
Эш сыйфатына бәя бирә белү.
Эш барышында гади генә эш приборлары белән эш итә белү. ( линейка, бетергеч, карандаш, )
Танып белү универсаль уку гамәлләре:
- Дәреслек белән эш итә белү.
- Хәрефләрне танып, текстны (хикәя, шигырь, әкиятне) сәнгатьле итеп уку.
- Этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку.
- Текстта очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсен төшенү.
- Текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү.
- Укытучының авыр булмаган сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны дәреслектән таба белү.
- Предметларны, чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү.
- Укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген сөйли белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү
Укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
Сөйләм этикеты нормаларын үтәү: исәнләшә, саубуллаша, рәхмәт белдерә белү.
Башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү.
Парларда эшли белү.

Страницы: <<  <  5 | 6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: