Эш программасының эчтәлег

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

эмин итү.
УКЫТУНЫҢ ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘРЕ
Татар теле һәм әдәби уку предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерүнең шәхси нәтиҗәләре:
– татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлау;
– шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга уңай караш булдыру;
– татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру.
--Әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау.
Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:
укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү;
әңгәмәдәшең белән аралаша белү күнекмәләрен формалаштыру;
парларда һәм күмәк эшли белү;
әңгәмәдәшең белән контактны башлый, дәвам итә, тәмамлый белү;
үрнәк буенча эшли белү;
аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;
рәсем буенча җөмләләр, сораулар төзи белү;
аңлап укый белү;
укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирү
- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру
Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.
I Сөйләшү.
Диалогик сөйләм.
1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80 ын сөйләшергә өйрәтү ала. Сөйләм эшчәнлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
– сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
– дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм:
– җанл

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: