матик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.
-сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;
-ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү.
Диалогик сөйләм:
-Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;
-дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.
Монологик сөйләм
-Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
-тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;
-укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;
-үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.
Уку
-Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;
-хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;
-дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;
-тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;
-укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;
-кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;
-укыганда сүзлекләр куллана белү.
Язу
-Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;
-дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;
-бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;
-конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;
-программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.
Уку елы ахырына у
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 | 8 > >>