Нәкъ менә шушы чорда Ә. Еникинең иҗат үзенчәлеге формалаша башлый. Моны Бала, Ана белән кыз, Бер генә сәгатькә, Ялгыз каз, Мәк чәчәге кебек хикәяләрендә шактый ачык күрергә була. Әлеге хикәяләре белән ул Язучылар берлегенә кабул ителә, әсәрләре аерым китап булып басылып чыга
Бу елларда язучыларның күбесе үз әсәрләрендә фронттагы һәм тылдагы батырлыкларны сурәтләүгә—күбрәк вакыйгаларның тышкы ягына—йөз тотты. Ә. Еники әсәрләрендә исә дәһшәтле сугыш турыдан-туры үзе түгел, ә аның кеше күңелендә калдырган эзе, тудырган хисләре тасвирланды. Ә. Еники бу темага яңа төсмерләр алып килде, сугыш һәм тормыш, яшәү һәм үлем, дәһшәт һәм матурлык фәлсәфәсен сәнгать дәрәҗәсенә күтәрде» (Ә. Мотыйгуллина).
Сугыштан соңгы чорда Ә. Еники иҗаты яңа биеклеккә күтәрелә, милли рухка, милли моңга байый. Җиз кыңгырау, Тауларга карап, Әйтелмәгән васыять, Туган туфрак, Картлар әсәрләре әнә шундыйлардан.
. . . Соңгы 30-40 ел эчендә язылган чәчмә әсәрләрдә шигырьдә булган затлылык сирәк очрый. Әмма Әмирхан Еники әсәрләрендә бу сыйфат аерым урын тота. Аның әсәрләрен син кайта-кайта укыйсың , укыган саен яңа нәрсә ачасың. Шигырьгә тиң хикәя әнә шулай берничә катламнан торырга тиештер инде ул (Р. Батулла)
2. 2. Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар.
Ә. Еники прозасында сәнгатьчә сурәтләү ысуллары да нигездә эчке дөньяны, рухи халәтне ачуга юнәлтелгән.
Ә. Еникинең повесть һәм хикәя жанрында ювелирдай оста булуы безнең әдәбиятта инде бәхәссез хакыйкать дип санала. Әмма биредә шуны гына өстәп әйтәсе килә. Аның әдип буларак көче, иҗатчы буларак зурлыгы һич тә оригиналь чагыштырулар куллануда түгел, шаккатарлык телбизәкләр табуда да түгел, мавыктыргыч сюжет яисә вакыйгада да түгел аның көче. Әмирхан Еники үз әсәрләрендә тормышның, кешеләр яшәешенең гаять тә тирән мәгъ
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>