рга мөмкинме?! Әлбәттә, юк!. . Тик кайчандыр күргән бик матур төшләр генә узган гомернең кадерле бер мизгеле булып искә төшкәли. . . "
Игътибар итик: үтелгән 85 ел гомердән бары тик үзенең төшләрен генә әдип иң кадерлесе дип билгели! Бу хәл үзе үк кеше өчен бик тә тетрәндергеч күренеш түгелме!? Әйе, без хәзер сокланып укый торган әдәби әсәрләр алар, мөгаен, әнә шундый тетрәндергеч җан газапларының—рухи гарасатларның—кадерле җимешләре булып тугандыр. Әнә шуңа күрә аларның тәэсир көче бик тә зурдыр!
Фәнни-эзләнү эшебезнең максаты итеп, матур әдәбият сөючеләрнең күңел төпкелләренә бик тә тирән үтеп керә алу тылсымына ия булган олы талант иясе, нечкә психолог, зур философ, гаять тормышчан һәм шул ук вакытта югары сәнгать дәрәҗәсендәге үлемсез әсәрләр тудырган мәшһүр әдип Ә. Еникинең стиль үзенчәлекләрен ачуны куйдык. Бүгенге көндә бу тема бик актуаль. Язучылар тар кысаларга куелган совет чорында ни дәрәҗәдә үз йөзенә тугры калган әдип? Әсәрләрендә аның эчке дөньясы ни дәрәҗәдә чагыла?
Максатыбызга бару юлында түбәндәге бурычларны билгеләдек:
Язучы стиле турында фикер йөртү өчен, стиль төшенчәсенә аңлатма бирү, үзенчәлеген ачу;
Ә. Еники әсәрләрендәге образлар системасына күзәтү ясау, аларның бирелешендәге уртаклыкларны, шул ук вакытта Ә. Еникигә генә хас үзенчәлекләрне табарга тырышу;
Ә. Еники әсәрләрендәге символларның мәгънәләрен аңлату, аларның әсәр тукымасындагы әһәмиятен билгеләү;
Классик язучыларыбыз (Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов. . . ) әсәрләрендә метафоралар зур әһәмияткә ия. Ә. Еники хикәяләрендә алар бармы, булса, нинди рол уйный? Әдипнең метафоралар аша әйтелгән фикерен табу, үзенчәлеген ачыклау – шулай ук эшебезнең ачыкланырга тиешле төп бурычларының берсе.
Әлеге мәсьәләләргә ачыклык кертер өчен, без аның сугыштан соң иҗат ителг
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>