Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>

сыйфатлары ачылуын тәэмин итә, шуның ярдәмендә күтәрелгән мәсьәләнең әһәмиятен үткенәйтә.
«Тауларга карап» хикәясен алыйк. Әсәрдәге Локман карт ил өстенә килгән һәртөрле авырлыкларны халык белән бергәләп үз җилкәсендә күтәрә, чыныккан характер иясе булып күз алдына бастырыла. Хикәядә автор героеның киеренке драматик хисләрен, борчылуларын, тынгысыз уйларын сурәтли. Локман карт күңелендәге газаплы уйланулар оныгы Батырҗанның сугышта үлеп калуы турында хәбәр алынганнан соң тагын да көчәеп китә.
Локман карт өчен тауларга карау үткәнне барлау, киләчәкне фаразлауга тиң. Карт озын тормыш юлы кичкән. Ләкин ул күреп тора: аның гомере өзелү белән нәселе дә бетә икән! Ир бала! Менә бу елганың башы ул, җирдән бәреп чыккан саф, көмеш чишмә ул! Бу елганың буалар аша сикереп һаман алга чапкан дәвамы ул,- дип әйттерә автор хикәя башында төп геройдан. Шулай итеп кеше гомерен елга, җирдән тибеп чыккан чишмә белән чагыштыра. Тик ике Герман сугышы аның улын һәм оныгын алып киткән, чишмә кипкән кебек. Әмма хикәя беткәндә генә автор Локман картка сөенеч бүләк итә. Аның йортына оныгы Батырҗанның сугышта бергә кушылган хатыны Сания бала күтәреп кайтып керә. Бу бик тә көтелгән, тансык баланың исеме дә теләсә нинди түгел—Газизҗан. Ул—Батырҗанның улы, оныкның баласы, нәселне дәвам иттерергә тиешле газиз бала! Хикәянең «Әйе, күләгәләр шуып үтә, тормыш бетми, һаман, һаман дәвам итә», дип тәмамлануы бездә рухи күтәренкелек тудыра, халыкның, милләтнең киләчәгенә өмет уята.
Матурлык хикәясен кем генә белми икән! Бу хикәясендә автор укучысын коточкыч ямьсезлек белән очраштыра. Аварга торган өйгә кертә дә чиктән тыш ярлы кешеләр белән таныштыра. Ләкин бу йортка очраклы килеп кергән ике шәкерт шундый чиктән чыккан ямьсезлек эченнән искиткеч матурлык күреп ала. Ул матурлык – ананың улына б

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6 | 7 | 8  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: