Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

ән берничә хикәсенә тукталырга булдык. Әгәр без эзләгән үзенчәлекләр аларда бар икән, димәк, Ә. Еники стиленә символ һәм метафоралар аша фикер әйтү хас, дип нәтиҗә ясый алачакбыз. Эзләнү эшебездә анализ һәм синтез алымнарын кулландык, әдип турында язылган фәнни язмаларны өйрәндек.
Эзләнү эшебезне башкарганда, түбәндәге хезмәтләргә нигезләндек:
Д. Заһидуллина һәм башка авторларның Әдәбият белеме. Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. Казан. Мәгариф нәшр. , 2007.
Ф. Хатипов. Әдәбият теориясе. Казан. Мәгариф нәшр. , 2000.
Әмирхан Еники. Сайланма әсәрләр.
Таныш көйләр: ХХ гасырның 50-60 нчы еллар татар прозасы. – Казан: Мәгариф, 2007 һәм башкалар.
2. 1. Әмирхан Еники иҗатына кыскача күзәтү.
1909 елның 2 мартында хәзерге Башкортстанга кергән Благовар районы Яңа Каргалы авылында дөньяга килеп, балачагы һәм яшүсмер еллары Дәүләкәндә үткән, сугыш фаҗигаләрен үз җилкәсендә кичергән Ә. Еники турында замандашлары язган сүзләрне генә искә төшерик: "Сирәк талант" (Ф. Хөсни), "Күңел карурманнарының былбылы" (И. Юзеев), "Сихри дөнья" (Р. Мостафин), "Рухи матурлык җырчысы" (Ф. Сафиуллина), "Иллюстрациядән—проблемага" (И. Нуруллин), "Вөҗданына тугры әдип" (Р. Фәйзуллин). . .
1926-1927 елларда «Озын көй тыңлаганда» (1926), «Дус кеше» (1928), «Яз башы» (1929) дигән хикәя һәм повестьлары белән Ә. Еники әдәбиятка килә, әмма, Ә. Еники үзе әйтмешли, «иҗади ашкыну һәм эзләнүләренең җитлекмәгән үрнәкләре» янына иҗтимагый-сәяси тормыш каршылыклары, әдәбият-сәнгатьнең үзендә барган кискен борылышлар кушылу аны шактый вакыт иҗади эштән читләштереп тора.
Ә. Еникинең җитлеккән әдәби иҗаты Бөек Ватан сугышы елларында башлана. Бу еллар аның өчен катлаулы һәм тирән мәгънәле тормыш мәктәбенә әйләнәләр.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: