Ә. Еники хикәяләрендә сурәтләнгән образлар

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>

нәле күренешләрен зур психологик нечкәлек белән тасвирлап бирә ала. Ул укучыга бик тә гыйбрәтле, бик тә тәэсирле фәлсәфи сабак бирә, - дип яза филология фәннәре кандидаты Ә. Мотыйгуллина үзенең Психологик анализ остасы дигән кереш мәкаләсендә.
Әйе, Ә. Еники хикәяләрендә еш кына очракта повесть жанрына лаеклы, тирән һәм киң мәгънәле күренешләр яктыртыла. Әйтелмәгән васыять хикәясе турында да шулай әйтергә мөмкин. Әсәрдә символ дәрәҗәсенә күтәрелгән Акъәбигә капма –каршы буларак аның балалары, килен- кияүләре, оныклары сурәтләнә. Автор аларны тәрбиясез кешеләр итеп, кара буяулар белән бирми. Тормыш агымына бирелеп, алар туган туфракка битараф карый башлаганнар, ә туган җир ул әни кебек бит.
Акъәби - озын гомер юлы үтеп, зур тәҗрибә туплаган, халыкның акыл-зиһенен үзенә сеңдергән, илгә укымышлы балалар үстереп биргән Ана. Балалары ирешкән биеклектә үз өлешен аңлаган сурәттә дә, ул шәхси рәхәтлеккә дәгъва итмәстән, аларның илгә, халыкка хезмәтеннән канәгатьлек хисе кичереп яши. Анда ата-баба җиренә, тәрбияләп үстергән халкына, туган теленә, сакланып калган гореф-гадәтләренә, мәдәни байлыкка карата сакчыл, ихтирамлы караш тәрбияләү турында васыять әйтеп калдыру теләге көчле. Ләкин балалар туган җир белән бергә әниләреннән дә читләшкәннәр. Нәтиҗәдә Акъәбинең борынгыдан килгән, яшьләр өчен әһәмиятле, киләчәкнең нигез ныклыгы өчен җирлек булырлык кыйммәтле васыяте үзе белән бергә җир куенына китә.
Әсәргә берничә эпизодик персонаж кертелгән. Әмма алар әсәр тукымасында бик әһәмиятле урын тота. Миңлебай карт, Гарифә, Сәетгали, шагыйрь— Акъәбинең теләктәшләре, аның уйларын хуплаучы, халыкчан традицияләрнең үсеш алачагына инанучы образлар буларак биреләләр. Балалар белән мөнәсәбәттәге контрастлык һәм ярдәмче образларның ана карата теләктәшлеге Акъәби образының типик

Страницы: <<  <  3 | 4 | 5 | 6 | 7  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: