Бер һәм ике составлы җөмләләр

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>

сылтамалар буенча рус телендә видеодәресләр карарга мөмкин:
1. https://youtu. be/7L9GqY2lM
2. https://youtu. be/z-n96sDtyBc
3. https://youtu. be/CDuf0FlpYk
4. https://youtu. be/ZenU-RQ6eCw

Хәзер белемнәрне ныгытырбыз.

1. Билгеләмәләргә төшеп калган сүзне өстәгез:
а) Бер генә баш кисәктән торган һәм икенче баш кисәкне куеп карап булмаган җөмлә . . . җөмлә дип атала. (бер составлы җөмлә)
б) Җөмләнең иясе генә булып, хәбәрен куеп карап булмаса, ул җөмлә . . . җөмлә була. (бер составлы исем җөмлә)
в) Җөмләнең хәбәре генә булып, иясен куеп карап булмаса, ул җөмлә . . . җөмлә була. (бер составлы хәбәр җөмлә)
2. Сылтама буенча биремне үтәгез: https://learningapps. org/watch?vpqn5war6n20

(Күнегүнең эчтәлеге: Баш кисәкләрне табып, жөмләләрне бер һәм ике составлыга аерыгыз:
а) Җырым белән дусны иркәләдем, Җырым белән җиңдем дошманны (М. Җәлил).
ә) Аның чибәр йөзе яктырып киткән (И. Гази).
б) Көнчыгыш ягыннан яктыра башлады.
в) Шушы өйнең бер помагыннан Мусага бер тимер койка күрсәттеләр (Ш. Маннур).
г) Ни чәчсәң, шуны урырсың (мәкаль).
д) Дустым, минем белән кибеткә барырсың (сөйләм теле).
е) Урам тып-тын (В. Нуруллин)
ж) Төн. Караңгы (Г. Ибраһимов).
Җаваплар:
Ике составлы җөмләләр: а, ә, д, е.
Бер составлы җөмләләләр: б, в, г, ж.

3. Җөмләләрне тәрҗемә итегез, рус телендә ике һәм бер составлы җөмләләрнең үзенчәлекләренә игьтибар итегез.
а) Авыл өе ишегалды. Уңда капка. Койма аркылы тәрәзәгә телефон чыбыклары сузганнар. (Ш. Усманов)
б) За время проживания в чужой стране ему пришлось научиться готовить национальные блюда разных народов. Сегодня, спустя много лет пребывания вне родного дома, за праздничным столом расхваливали его п

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4 | 5 | 6  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: