/>
Дәрес барышы.
Укучылар, бүгенге дәрес өчен безгә дәреслек, эш дәфтәре, интернет челтәренә чыгу мөмкинлекләре булган компьютер яисә телефон кирәк булачак. Игьтибарыгызны җөмләләргә юнәлтегез.
1. Парлап бирелгән җөмләләрне укыгыз, баш кисәкләрен табыгыз.
I. а) Көз җитте.
б) Көз.
II. а) Без 9 нчы сыйныфта укыйбыз.
б) Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, безгә быел аеруча тырышып укырга кирәк.
Баш кисәкләрнең икесе дә һәр җөмләдә дә бармы? Мондый җөмләләр ничек атала? Без бүген дәрестә нинди теманы кабатлаячакбыз?
Көтелгән җаваплар: Ике төркемдә дә а) пунктындагы җөмләләрнең иясе дә, хәбәре дә бар, бу төр җөмләләр - ике составлы җөмләләр. б) хәрефе астында бирелгән җөмләләр бер генә баш кисәктән торалар, икенче баш кисәкне өстәү мөмкинлеге юк. Мондый җөмләләр, рус тел белемендәге кебек үк, бер составлы җөмләләр дип атала. Димәк, без бүген ике һәм бер составлы җөмләләр турында белемнәрне искә төшерәчәкбез.
2. Видеоролик (эчтәлеге)
Җөмләдә оештыручы үзәк төрлечә бирелә ала. Баш кисәкләрнең икесе дә - ия дә, хәбәр дә булырга мөмкин: мондый җөмлә ике составлы дип атала. Мәсәлән: Тел эчендә милләтнең җаны, аның иманы, соңгы чиктә аның язмышы яшеренеп ята (М. Юныс) - җөмләнең тиңдәш ияләре: җаны, иманы, язмышы; хәбәре - яшеренеп ята.
Баш кисәкләрнең берсе генә - я ия, я хәбәр генә булып, икенчесен өстәү мөмкинлеге булмаса, җөмлә бер составлы була.
Җөмләдә бары ия составы гына кулланылган икән, бу төр җөмлә бер составлы исем җөмлә дип атала. Баш кисәк күпчелек исем, сирәгрәк сыйфат, рәвеш, алмашлык, сан сүз төркемнәре белән белдерелә. Мондый төр җөмләләрне бер составлы атау җөмләләр дип тә йөртәләр. Мәсәлән:
Ике катлы таш йорт. Биек койма. Чәчәк бакчасы.
Бу җөмләләргә хәбәрне өстәп булмый, алар
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>