да предметлар яки билгеләр атала һәм шул рәвешле аларның булуы хәбәр ителә.
Җөмләләрдә ия составы булмыйча, хәбәр генә булып, ияне өстәп тә булмаса, бу төр җөмлә бер составлы фигыль җөмлә була. Бу төр җөмләләрдә баш кисәк фигыльнең төрле формалары белән белдерелә. Җөмләгә баш килештәге сүз белән белдерелгән ияне өстәп булмый, эш-хәлне үтәүче билгеле, билгесез, гомумиләшкән булырга яки бөтенләй үтәүчедән читләшү күзәтелергә мөмкин. Мисал өчен:
Сиңа шушы дәреслекне алырга кирәк җөмләсендә үтәүче билгеле, ул "син" алмашлыгының юнәлеш килеш формасы белән белдерелгән.
Ниһаять, кабул итү бүлмәсенә чакырдылар җөмләсендә үтәүче - билгесез затлар, бу очракта үтәүчегә караганда эш-хәл үзе әһәмиятлерәк.
Мәкаль-әйтемнәрдә, төрле инструкцияләрдә үтәүче гомумиләштерелеп бирелергә мөмкин: Коега төкермә, суын эчәрсең.
Табигать күренешләрен, кешенең физиологик яки психологик халәтен тасвирлаган кайбер җөмләләрдә эш-хәл бөтенләй үтәүчесез кебек булырга мөмкин, мәсәлән: Яктырды. Калтырата башлады.
Игьтибарга алыгыз! Еш кына бер составлы җөмләләр ким җөмләләр белән буталып китә. Бу төр җөмләләрнең аермасы шунда: бер составлы җөмләләргә икенче баш кисәкне өстәп булмый, ә ким җөмләләргә кулланылмыйча төшеп калган кисәкне өстәү бик җиңел. Мәсәлән:
- 1) Мин Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа романын укыдым. (ике составлы тулы) 2) Ә син? (ике составлы ким җөмлә, тулыландыргач: Ә син Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа романын укыдыңмы?)
- 1) Миңа да (Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа романын) укырга туры килде (бер составлы ким җөмлә). 2) Бик яхшы әсәр! (ике составлы ким җөмлә, тулыландыргач: Айгөл Әхмәтгалиеваның яңа романы - бик яхшы әсәр!)
(төшеп калган, ләкин өстәлү мөмкинлеге булган җөмлә кисәкләре кызыл шрифт белән бирелде. )
Ресурсларда күрсәтелгән
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>