өйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.
- Булдырдыгыз. Әкитне бик яхшылап тыңлагансыз. Ул сезгә таныш та иде инде билгеле. Хәзер ял итеп алыйк, әкиятнең бер өлешен кыскача сәхнәләштерик.
Слайд 29.
9. Өй эше бирү.
1нче рәт - сәнгатьле укырга.
2нче рәт - эчтәлек сөйләргә.
-Узган дәреснең өй эше итеп, әкиятне сәхнәләштерүнең бер өлешен кабатлап килергә кирәк иде. Әйдәгез, ял итеп тә алыйк, сезнең әзерлекне дә тикшерик.
Слайд 30.
10. Әкиятне кыскача сәхнәләштереп алу.
Катнашалар: Сертотмас үрдәк, Керпе, Куян, Аю, Бүре, Төлке, Төлке балалары (төп рольләрдән кала барлык балалар да төлке балалары булалар).
Музыка. Сертотмас үрдәк каршысына Керпе килеп чыга.
Керпе. Кая барасың болай?
Сертотмас үрдәк. Урманда утын кисүче Хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.
Керпе. Синең өен еракмы сон? Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы?
Сертотмас үрдәк Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара!
Керпе. Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарарлы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч булыр. Җимерелмәслек нык булыр. (Китә).
Үрдәк аның киңәшенә колак салмый, ашыга-ашыга урман эченә атлый. Бара-бара озын колаклы бер куян очрый.
Куян. Әй, бүрекле Үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?
Сертотмас үрдәк. Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.
Куян (эченнән генә). Алай булгач, Хуҗанын алмагачларын ки
Страницы: << < 5 | 6 | 7 | 8 | 9 > >>