мерергә барырга бик җайлы вакыт икән! (Үрдәккә карап). Хуҗанны күргәнем юк. (Югала).
Сертотмас үрдәк бара-бара бер аланлыкка барып җитә. Анда зур соры аю йоклап ята.
Сертотмас үрдәк Эй, тор эле, йокы бәлеше! Эт иярткән, кулына балта тоткан кеше күрмәдеңме?
Аю. (ачуы килеп уяна). Күрмәдем. (Үрдәкнең кайгысын уртаклашкандай кыланып). Урман эченәрәк керсәң, һичшиксез табарсың! (Үрдәк китә).
Аю. (үзалдына) Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән! (Китә). Сертотмас үрдәк каршына Бүре килеп чыга.
Бүре. Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызын гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең?
Сертотмас үрдәк. Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?
Бүре. (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән! (Үрдәккә карап) Андый кешене күргәнем юк. (Китә).
Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә. Каршысына көлтәдәй койрыклы бер Төлке килеп чыга.
Сертотмас үрдәк. Багалмакай, матур апакай, минем Хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.
Төлке. Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, курдем мин аны! Янында кәкре койрыклы эте дә, билендә корыч балтасы да бар иде. Әйдә, алып барам!
Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.
Төлке балалары. Әни, безгә азык алып кайттыңмы?
Төлке. Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите. (Балаларына бүлеп бирә).
Төлке балалары. (авызларын ялый-ялый). Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән! Ләкин без туймадык. Безгэ тагын кирәк!
Төлке. Хәзер бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам!.
Автор. Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам туздырылган булыр иде, ләкин Хуҗа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә кирт
Страницы: << < 6 | 7 | 8 | 9 | 10 > >>